На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Грузинча аш рецепты

Кавказ халыкларының төрле тәмләткечләр салып, куе итеп пешерелә торган милли ашлары туклыклы булуы белән аерылып тора.

Грузин кухнясында иң популяр аш – харчо. Аны төрлечә әзерлиләр, төп ингредиентлары – итле шулпа, дөге, әстерхан чикләвеге һәм ачы борыч. Мәсәлән, мондый ашка анар (гранат) согы өстәргә була.

Аш пешерү өчен кирәк: 1 килограмм ит, 2-3 бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 1-2 чәй кашыгы томат пастасы, 100 грамм дөге, 50 грамм әстерхан чикләвеге, 150 миллилитр анар (гранат) согы, 2-3 тырнак сарымсак, төрле тәмләткечләр (тоз, кара борыч, кызыл ачы борыч, киптерелгән рәйхан, «хмели-сунели» тәмләткече, 1-2 дәфнә яфрагы).

Кәстрүлгә 3 литр су һәм ит салып, шулпа пешерергә. Әзер булгач, шулпаны сөзәргә, ә пешкән итне кисәкләргә турап куярга.

Аннары тирән казанга аз гына көнбагыш мае, шуңа туралган суган һәм кишер, шулай ук томат пастасы салып, барысын бергә кыздырып алырга (яшелчәләр көймәсен өчен, 1-2 кашык шулпа кушарга була).

Ул арада әлеге казанга туралган бәрәңге һәм сөзелгән шулпаны да өстәр вакыт җитә. Бәрәңге 10 минут тирәсе пешкәч, шулпага дөге, тәменчә тоз, туралган ит салырга.

Бәрәңге һәм дөге пешкәч, вакланган әстерхан чикләвеге, рецептта күрсәтелгән тәмләткечләрне кушарга. Шулпа куерак булсын өчен, аштагы бәрәңгеләрне төйгеч белән бераз гына изәргә киңәш ителә. Соңыннан анар согы, туралган сарымсак, петрушка һәм кинза салып бутап, газны сүндерергә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх