Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулу уңаеннан «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм Telegram-каналында республика халкына мөрәҗәгать итте.
«22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы башланган көн... Дәһшәтле еллар, киләчәгебез өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә!
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.Татарстан Рәисе сугыш башланган көн турында видеоязма урнаштырган. Анда документаль кадрлар күрсәтелә. Кадр артындагы тавыш ветераннарның – Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Петр Гаврилов, армия генералы, хәрби тарихчы Мәхмүт Гәрәев, партизан элемтәче Рәисә Рылова, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Муса Галимҗанов, разведчик Юрий Поповның истәлекләреннән өзекләрне яңгырата.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии