На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Кабактан джем рецепты

Өрек кайнатмасын хәтерләткән бу татлы джем чәй табынын баетып торачак.

Джем ясау өчен кирәк: 1 килограмм чистартылган кабак, 300 грамм күрәгә, 800 грамм шикәр комы, 1 лимон.

Чистартылган кабакны шакмаклап турарга, кәстрүлгә салып шикәр комы белән бутарга. Суы бүленеп чыксын өчен, 3-4 сәгатькә шул килеш калдырырга.

Күрәгәне юарга һәм, өстенә кайнар су салып, 30 минут тотарга. Аннары судан алып, турарга (джем матур булсын өчен бик чиста җимешләрне сайларга киңәш ителә).

Джем кайнатканда иң мөһиме – татлы масса савыт төбенә ябышмасын, көймәсен өчен, игътибарны читкә юнәлтмичә, гел карап, акрын гына болгатып торырга кирәк.

Кабакның суы бүленеп чыккач, аңа күрәгәне кушарга һәм газ плитәсенә куярга. Кайнап чыкканнан соң, утны киметеп, 15-20 минут пешерергә. Шуннан соң плитәне сүндереп, бу кайнатманы 6-10 сәгать суытырга. Икенче тапкырында тагын, болгата-болгата, 10-15 минут тирәсе талгын утта тотарга. Кабак та, күрәгә дә пешкән икән, азактан бер лимонның согын сыгып салырга. Әлеге кайнатманы кайнар килеш блендер ярдәмендә изәргә.

Әзер джемны стериль банкаларга тутырырга (якынча 1 литр чыга). Суыткычта сакларга.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх