На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда яшәүче хатынга үлгән әнисе булып шалтыратып, 20 мең сум акча сораганнар

Хәзерге заман технологияләре зур мөмкинлекләр бирә. Бу мөмкинлекләрдән мошенниклар да файдалана. Шундый хәлләрнең берсе турында «Комсомольская правда» яза.

Басма хәбәр итүенчә, Илсөя исемле хатынга төнлә… ярты ел элек үлгән әнисе шалтырата. Таныш түгел номердан килгән тавыш хатынны тетрәндерә билгеле.

Теге дөньяга ышанса да, кәрәзле телефоннан «аннан» шалтыратулары гаҗәп тоела. Әмма «әнисе» аңлата – Тибет галимнәре шундый система төзегән икән, үлгән кеше белән аралашып була икән. Әмма система бик кыйбат булу сәбәпле, 20 мең сум акча күчерергә кирәк… Илсөя акча күчерсә, тагын сөйләшеп булачак. Ватсапка карта номеры килә һәм сөйләшү иң кызык урында өзелә.

Үз-үзен белештермәгән хатын акча күчермәкче була. Әмма тавышка уянган ире хатынны туктатып кала, мошенникларның кеше тавышы белән сөйләшү технологияләрен куллануын әйтә. Бу хәзерге заманда кыен түгел, әйтик, кеше социаль челтәрләргә әнисенең сөйләшкән видеосын яки аудиосын куйган булса, ясалма фәһем – искусственный интеллект бу тавышның копиясен ясый ала. Илсөянең әнисе ВКонтактега кулинар рецептлар роликлары яздырып куя торган була. Шуңа да мошенниклар бу тавышның копиясен ясаган.

Мондый хәл инде беренче тапкыр гына түгел. Курганда 90 яшьлек хатынга «үлгән улы» шалтыратып 100 мең сум күчерүне сорый. Әби телефоннан күчерә белмәгәч, банкоматка барырга куша. Әби сәүдә йортындагы банкоматта ничек акча күчерәсен белмәгәч, сакчы егеттән ярдәм сорый. Зур суммадагы акча булу сәбәпле, егет шикләнә, сораштыра башлый һәм әбинең мошенниклар тозагына эләгүен ачыклый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх