На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Түрә сүзе юш килмәде: «АвтоВАЗ» машиналарының хәзерге бәяләре

«АвтоВАЗ» үз автомобильләренә бәяләрне күтәрде. Ә компания башлыгы Максим Соколов бәя арттырмаска рәсми рәвештә вәгъдә биргән иде.

Мисалга, теләсә нинди юл шартларында йөри ала торган «Niva Travel» машинасының «Classic» комплектациясе 20 меңгә кыйммәтләнгән. Элегрәк 1 314 000 сум торса, хәзер – 1 334 000 сум.

«Comfort» комплектациясендә ул, 37 меңгә артып, 1 443 000 сум булды. «Black» комплектациясе өчен дә 35 меңгә күбрәк сорыйлар. Димәк, 1 534 000 урынына 1 569 000 сумны түләргә туры киләчәк. «Luxe» – 1 614 000 сум (бәя 38 меңгә арткан). «KHL» – 1 639 000 сум булган. (Саннар «АвтоВАЗ»ның рәсми сайтындагы иске бәяләр белән чагыштырып бирелә).

Сайтта автокредит буенча барлык исәпләүләр һәм «отышлы тәкъдимнәр» дә юкка чыккан. Ноябрь ахырында машиналарның бәясе декабрьдә һәм гыйнварда артачагын фаразлаганнар иде, әмма ул вакытта җитәкчелек моңа ышанмаска өндәде. Ә шушы көннәрдә «АвтоВАЗ» башлыгы Максим Соколов бер интервьюсында «бәяләр алга таба үсәчәк» дигән. Ул инфляцияне гаепли.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх