На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Елена Тимофеева
    вот любопытно: на каком языке этот текст и как он попал в русскоязычную ленту.Себердә татар авы...
  • Влад Бонд
    Что за хуйня?4 яшьлек кызның к...
  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...

Бәрәңге татары Фәрит, дөньяның 7 вулканына менеп, дөнья рекордын куюда катнашкан

Тумышы белән Мари Иленең Бәрәңге районыннан булган Фәрит Сәгыйтдинов (Фарид Сагаутдинов) «7 вулкан» проектында катнашып, дөнья рекордын куюга өлеш керткән. 2025 елның 5 гыйнварында Антарктиданың иң биек вулканы Сидлига берьюлы 19 кеше менгән – бу дөнья рекорды. Альпинистларның берсе – Фәрит Сәгыйтдинов, ул – «7 Вулкан» проектында катнашкан беренче татар кешесе.

Рекорд хакында «7 тау түбәсе» телеграм-каналы хәбәр итә.

Фәрит Сәгыйтдинов вулкан түбәсенә Татарстан һәм Бәрәңге районы флагын алып менгән.

«Интертат»ка билгеле булганча, Фәрит Сәгыйтдинов Бәрәңге район үзәгендә туган. Хәзерге вакытта Фәрит гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Әтисе Расих Шәрәп улы Сәгыйтдинов та Бәрәңге татары. Ул да Мәскәүдә яши, даими рәвештә туган ягына кайтып йөри, хәйриячелек белән шөгыльләнә, Бәрәңге районындагы мәчетләргә, матбугатка, тарихчыларга, волонтерларга булыша дип сөйләде журналист Фәнил Мусин.. Улы белән бергә агач эшләренә бәйле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр.

«7 вулкан» проекты беренче тапкыр 2011 елда итальянлы Марио Тримери һәм румын Крина Попеску тарафыннан тормышка ашырыла. Ул дөньяның иң биек 7 вулканына менүдән гыйбарәт:

Охос-дель-Саладо (6893 м) — Көньяк Америка;

Килиманджаро (5895 м) — Африка;

Эльбрус (5642 м) — Европа;

Орисаба (5636 м) — Төньяк Америка;

Демавенд (5610 м) — Азия;

Гилуве (4368 м) — Яңа Гвинея;

Сидлей (4181 м) — Антарктида.

Россиялеләрдән беренче булып бу преоктыны 2013 елда Вячеслав Андреев тормышка ашыра.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх