Удмуртиядә Сюмси районында яшәүче 3 кешене танышларын урлауда һәм үтерүдә гаепләп кулга алганнар. Бу хакта Удмуртия буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән izhlife.ru сайты яза.
Тикшерү версиясе буенча, 4 майда ир-атлар зыян күрүчене урлый һәм аны автомобиль багажнигына сала.
Шуннан соң аны кыйныйлар, ә яшәү билгеләре күренми башлагач, урманда күмәләр.
Фото: © Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе
Удмуртия судларының берләшкән матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр (32, 33 һәм 35 яшьлек ир-атлар) җинаять кылган вакытта исерек булган. Сәбәбе – зыян күргән ир-ат белән шәхси дошманнарча мөнәсәбәт.
Төбәк Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гаепләнүче һәм 29 яшьлек яшьлек зыян күргән ир-ат арасында низаг төнлә Сюмси авылында кибет янында чыга. Улының югалуы турындагы гаризаны 6 майда полициягә һәлак булучының әнисе биргән.
«Шикләнелүчеләрнең берсен Игра – Селты – Сюмси юлының 83 нче километрында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре тоткарлый. Аның 2 җинаятьтәшен полиция хезмәткәрләре урманда, качып яткан җирләрендә тоткарлаган», – диелә хәбәрәдә.
Свежие комментарии