На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Коммуналь хезмәтләрдә ничек экономияләргә була?

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны шактый киметергә ярдәм итәчәк берничә ысул турында сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Иң нәтиҗәле ысулларның берсе – энергияне саклый торган лампалар урнаштыру. Диодлы лампалар гадәттәгеләреннән кыйммәтрәк тора, әмма энергияне 8-10 тапкырга азрак сарыф итә һәм уртача 5 ел хезмәт итә.

Өйдәге барлык лампочкаларны алыштыру электрга чыгымнарны 4 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук Колунов билгеләп үткәнчә, су өчен түләү – чыгымнарның тагын бер әһәмиятле маддәсе. Бу очракта ул савыт-саба юу машинасы сатып алырга тәкъдим итә, ул савыт-сабаны кулдан юуга караганда 2-3 тапкырга азрак су сарыф итә.

Моннан тыш, депутат көнкүреш техникасының энергия эффективлыгы мөһимлеген ассызыклады. Заманча приборлар А дан алып G га кадәр энергия эффективлыгы классларына бүленгән, һәм иң яхшысы – энергияне азрак куллана торган А классы техниканы сайлау.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх