На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Минималь хезмәт хакы күләме артачак

Петербург Халыкара икътисади форумында Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) артачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, 2026 елда Хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме 27 мең сумнан артык булачак.

«Хезмәт өчен түләү дәрәҗәсе динамикасын исәпкә алып, 2026 елда МРОТ 27 мең сумнан артачагын күрәбез», – ди министр.

Хезмәт хакы өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) – кеше стандарт шартларда (тулы ставкада эшли, бөтен сәгатьләрен/сменаларын эшләгән һәм башкалар) башкарган эше өчен ала торган гарантияләнгән сумма. Аның күләме физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) исәпкә алмыйча билгеләнә, ягъни хезмәткәр кулына башлангыч суммадан 13 процентка кимрәк ала.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх