Статистика буенча, эштән киткән хезмәткәрләрнең 5 проценты элеккеге эш урынына кире кайта. Мондый хезмәткәрләрне яңадан эшкә алыргамы? Бу – команданың мотивациясен киметмәсме, һәм хезмәткәр яңадан эштән китү куркынычын арттырмасмы? Ни өчен кайбер җитәкчеләр китеп кире кайткан эшчеләрне кабул итүгә катгый рәвештә каршы?
Бу сорауларга ProfiStaff компаниясенең идарәче партнеры Денис Никулин «Радио 1» белән әңгәмәдә җавап биргән.Белгеч әйтүенчә, китеп кире кайтучыларга каршы позиция еш очракта бик кырыс корпоратив культуралы компанияләрдә күзәтелә.
«Элегрәк «китәсең икән – кайтмаска дип кит» дигән принцип бик таралган иде. Ягъни, кеше эштән китсә, бу, гаиләне ташлап киткән кебек, хыянәт итү дип санала иде. Хәзер мондый әйбер акрынлап юкка чыгып бара», – дигән ул.
Эксперт әйтүенчә, бер киткән хезмәткәр кире кайту – коллектив өчен стресс, әмма, нәтиҗәдә, бу – команда өчен югалту түгел, ә потенциал булып чыга.
«Әгәр хезмәткәр барлык бурычларын тиешенчә үтәгән, бөтен нәрсәдә ярдәм иткән, элемтәдә булган икән, ул – кыйммәтле эшче, аны кире алырга була. Мондый хезмәткәрдән баш тартмаска кирәк, чөнки ул компания өчен файдалы булачак», – дип белдергән Никулин.
Җитәкчеләрнең төп куркуы – команданың мотивациясе кимү һәм хезмәткәр кабат китү ихтималы, дип өстәгән ул. Бу куркынычларны бөтенләй булдырмау мөмкин түгел. Әмма китеп, башка компаниядә эшләп караган һәм уңышсыз тәҗрибә алган хезмәткәр икенче юлы «каядыр китәр алдыннан өч тапкыр уйлаячак». Моннан тыш, бүгенге көн хезмәт базары үз кагыйдәләренә буйсындыра.
«Яшь белгечләр өлкәнрәк буыннарга караганда ешрак эш алыштыра, һәм компанияләргә әлеге яңа, динамик чынбарлыкка җайлашырга туры килә», – дип йомгаклаган сүзен белгеч.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии