На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Сарман егете Нәфис Нуриәхмәтов Мәскәүдә парадта җитәкчелек иткән: «Күңелдә горурлык!»

Быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән тантаналы парад Татарстанның Сарман районында яшәүче Нуриәхмәтовларның гаилә тарихына алтын сәхифә булып язылыр, мөгаен. Шундый дәрәҗәле чарада улыңның исеме бөтен ил күләмендә яңгырасын әле!

Илбашы Владимир Путинның чыгышы булды, җәяүлеләр марш белән узды, менә-менә техника чыгар.

.. Шулай дүрт күз белән, әмма барысы да җайлы гына узармы дип, борчылып көтеп утырган Тәбрия апа белән Әлфис абыйның күңел халәтен күз алдыгызга китерәсезме?

Менә ул мизгелләр: «Кызыл мәйданда Беренче гвардия Севастополь мотоукчылар полкы колоннасы: аның составында заманча бронетанк техникасы үрнәкләре - «Прорыв Т-90М» танклары. Расчет белән майор Нәфис Нуриәхмәтов җитәкчелек итә...» Әнә өч сафта танклар уза, Нәфисләре дә ничек башын горур, югары тотып сәлам бирә…

«Юбилей парадында катнашу зур мәртәбә бит ул!»

Шөкер, барысы да уйланганча, теләгәнчә килеп чыкты. Улының үзенә йөкләнгән эшен төгәл башкарып чыга алуын, барысы да җайлы гына узуын күргән ананың җилкәсеннән таулар төшкән кебек булгандыр. Җиңел сулап куеп, Тәбрия апаның күзеннән яшь бөртекләре дә тәгәрәгәндер... Һәрхәлдә, үзе сөйләгәннәрдән шундый күзаллау туды.

Нәфиснең Сарман егете икәнен ишетүгә, бөтен республика халкы да белсен әле, дидек. Нәфисне тәрбияләп үстергән әти-әнисе белән дә таныштык, парадтан соң әле Мәскәүдән өенә дә кайтмаган Нәфиснең үзе белән дә сөйләшеп алдык. Нәфис үзе 1989 елгы. Сарманда туган, укыган.

Парадта катнашу өчен хәрби дәрәҗәнең майордан түбән булмавы шарт иде. Әзерлекле офицер буларак мине парадта катнашу өчен кандидат итеп сайладылар.

Тәкъдим иткәч, ризалык бирдем: юбилей парадында катнашу зур мәртәбә бит ул! Белгәнемчә, моңа кадәр илкүләм парадта безнең районнан катнашучы булмаган, - ди Нәфис.

Тәбрия апа фикеренчә, Нәфиснең инде шактый тәҗрибәле, чыныккан хәрби булуын да исәпкә алганнардыр. Соңгы елларда кайнар нокталарда булганда да Нәфиснең үзен уңай яктан күрсәтә белүе игътибарсыз калмагандыр дип саный ул.

Нәфис парадка әзерләнергә дип, 19 февральдә үк киткән. Парад расчетының 25 кешелек шәхси составы аның карамагына тапшырыла. Алар барысы да махсус хәрби операция зонасыннан кайткан. «Уралвагонзавод»тан эшелон белән яңа «Прорыв» Т-90М танклары кайтарылган, аларны кабул иткәч, катлаулы тренировкалар башланган.

«Әзерлек авыр булды»

Көненә 6-8 әр сәгать колоннада йөрергә өйрәндек, аннары Кызыл мәйдандагы кебек өч сафка тезелеп бардык. Репетицияләрдә нәкъ шулай парадтагыча кабатладык.

Әзерлек авыр булды. Парадта бөтен колонна 12 минутта уза, телевизордан карап торышка җиңел кебектер, ләкин барысы да шулай планлаштырганча, оешкан төстә узсын өчен, өч айга якын әзерлек кирәк! Ул танкларны бит тренировкалардан соң көн саен юасы, көн дә карап торасы, тәгәрмәч чылбырларын тарттырып, башка җирләрен төзәтәсе... Дүрт тапкыр буядык без аларны, чылбырларны лак белән капладык. Ә бу эшләр барысы да кулдан эшләнә, – дип уртаклашты Нәфис.

Фото: © Нуриәхмәтовларның шәхси архивыннан

Парадта барлыгы 240лап берәмлек техника эшкә җигелгән. Нәфиснең кул астында ун берәмлек «Прорыв Т-90М» танкы, алар махсус хәрби операциядә кулланыла. Парадтан соң алар шунда җибәрелә.

Минем өчен кырдан йөрүме, тренировка мәйданымы, Кызыл мәйданда йөрүме - барысы да бертөрле. 9 майда да хафалану, курку булмады. Дөрес, парад вакытында танк Кызыл мәйданда басып калмасын дип борчылып алдым инде. Техника туктап калса, күз алдыгызга китерәсездер инде... Ә тулаем алганда, тыныч хис иттем үземне, горурлык, дәрәҗә хисләре тойдым, – ди Нәфис Нуриәхмәтов.

Әлегә ул Мәскәүдә, танкларны тапшырырга әзерли. Эшләрен җайлап бетергәч, якыннары аны Казанда көтә. Нәфис Казанның Танк училищесында хезмәт итә, яшьләрне укыта. Тормыш иптәше Алсу белән ике бала үстерәләр. Уллары Ринальга – 10, кызлары Рианага 4 яшь. Хәрби һөнәрен сайлаганына үкенмәсә дә, гаиләсенә җиңел булмавын аңлый ул. «Гел командировкаларда булгач, ике бала белән хатыныма гына авыррак инде, – ди февральдән бирле гаиләсен күрмәгән Нәфис. – Хәрби хезмәт чын ир-атлар һөнәре дип саныйм. Балачактан кызыга идем инде хәрби киемгә, хәрби техникага да. Патриотик хәрби фильмнар карарга яратам».

«Кечкенәдән хәрби юнәлешкә тартылды»

Нәфистә хәрби булу теләге кечкенәдән уянганын Тәбрия апа да җентекләп сөйләде.

Олы малаем Илнар 1986 елгы, ике ел Екатеринбургта хезмәт итте. Илнарны Армиягә озаткач, Нәфиснең күңелендә шундый горурлык хисе уянганын сиздем. Абыйсының хәрби хезмәткә китүен бик дәрәҗә итеп кабул итте ул. Аның шул чакта ук күңелендә хәрби булу теләге тугандыр.

Мәктәптә укыганда, 9 Май парадында катнашты. Хәрби киеме бирделәр. Берзаман көн дә шул киемне киеп йөри бу, хәтта өйдә дә. «Улым, ник ул киемеңне бирмәдең?» – дим. Инде хыялланды, шул киемендә төрлечә фотоларга төшә. Шуннан: «Улым, сиңа биргәннәр икән, син аны кире тапшырырга тиеш», – дип ачуланып та алдым. «Әни, сорап алдым. Миңа аны үземдә калдырырга рөхсәт иттеләр», – ди. Шулай хәйран озак киеп йөрде әле ул аны.

Тагын бер хәл булды. Үсмер чоры, 9 класслар булгандыр. «Әни, миңа пневматик мылтык алып бир әле, миңа бик кирәк иде ул», – ди бу. «Ай, Ходаем, улым, андый әйберләр тотарга ярамый өйдә. Алмаячакмын да, өйгә дә керттермәячәкмен, андый әйберләрдән куркам», – дим. Күпмедер вакыт үткәч, өйдә тәки шул мылтык барлыкка килде бит. «Улым, син моны каян алдың?» – дим. «Әни, ачуланмыйсыңмы соң? Мин аны сатып алдым», – ди. Бу әйберне Сарманда ничек саталар соң дип аптыраган идем, баксаң, ул аны Сарманга читтән килгән бер зоопарк вәкилләреннән сатып алган икән.

Бәләкәйдән булды аның шулай хәрби юнәлешкә тартылуы. Башлангычта укыган чагыдыр. Күршедә укытучы гаиләсе торды – олы яшьтәге әби белән бабай. Яңа өй салдылар да, китаплары күп булгач, балаларны чакырып, үзләренә кирәклеләрен сайлап алырга куштылар. Элекке заманда төрле шәһәрләр турында белешмәләр белән открыткалар җыелмасы бар иде бит. Берзаман Нәфиснең өстәлендә шул җыелма. Бик игътибар белән карап утыра шуларны. Нәрсә укый дисәм – элек Советлар Союзындагы союздаш республикаларның генераль секретарьларының фотографияләрен өйрәнеп утыра икән, – дип улының балачагына «кайтып килде» Тәбрия апа.

Фото: © Нуриәхмәтовларның шәхси архивыннан

«Парадны елый-елый карадык: шатлык хисе дә, борчылу хисе дә иде күңелдә»

Нәфисе быел Мәскәүдә парадта катнашачагы турында хәбәр иткәч, төрле хисләр биләп ала ана күңелен: ул сөенә дә, борчыла да, курка да, горурлана да.

Беренче хисем курку булды. Берничә кешегә, зур техникага җаваплы итеп беркетәләр бит инде аны. Башкарып чыга алырмы, күңелсезлекләр, уңайсызлыклар булмасмы икән дигән уй керде башта. Аннан акрынлап горурлык хисе туа башлады. Иии, улым төшеп калганнардан түгел, башкарып чыга, Аллаһ боерса дигән ышаныч туды. Һәр намазымда уңышлы булсын дип теләдем.

Язышып тордык. «Әни, нагрузка бик көчле монда», – диде. Техникалары да ватылгалады, аларны ремонтларга җибәрде, шул вакытларда бераз борчылдык инде. Аннары көне килеп җиткәч, көне буе телевизор каршында утырдык. Нәфис кенә түгел, без дә үзебезне бик җаваплы хис иттек. Парадны елый-елый карадык: шатлык хисе дә, борчылу хисе дә иде күңелдә. Ул бит кан яше белән килгән бәйрәм.

Улым хәрби хезмәттә булгач, мин парадны аерата авыррак кабул итәм. Төрле хис яши миндә аны караганда. Утны-суны кичкән улым гел күз алдымда. Ул кайнар нокталарда вакытта ашау да, йокы да рәтләп булмады, намазлар, догалар коткарды, – дип сөйли Тәбрия апа.

Фото: © Нуриәхмәтовларның шәхси архивыннан

Бүген алар тормыш иптәше Әлфис абый белән Иске Әлмәт авылында торалар. Тәбрия апа үзе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, Әлфис абый лаеклы ялда, мал-туар белән мәшгуль. Балалары яннарына кайтып йөри. Оныкларын карашырга Тәбрия апа үзе дә Казанга баргалый.

Балалар сагына әтиләрен. Нәфис өйдә булмаганда булышырга барабыз. Альбомнары күп аларның. Альбомын тартып ала да, «әти, әти» дип фотосын карый, үбә кызы. Дүрт яше тулды, аңлый инде хәзер, бала күңеле юксына. Балалар бакчасында әти-әниләрне чакыра торган бәйрәмнәр булып тора бит. Әтисе килмәгәндә нәүмиз итеп сизгәндер үзен, күрәсең. Әле менә быел 21 гыйнварда туган көнендә әтисе: «Кызым, ни алыйм сиңа туган көнеңә?» – дип сораган. «Әти, миңа бер букет чәчәк ал, группага алып кереп, шунда бир», – дигән. Бәйрәмнәрдә Нәфис булмавын авыр кичергән, күрәсең. Әтисе бар икәнен башка балаларга күрсәтергә теләгән инде, – ди Тәбрия апа.

«Күңелдә горурлык хисләре!»

Әлфис абый да улының үз тырышлыгы белән шулай абруй казанганына сөенә.

Дөресен әйткәндә, алай күрсәтерләр дип уйламадым Танк эчендә булсалар, күренмәсләр дә инде дип уйлаган идем. Танклары ватылып, оятка кала күрмәсен дип курыктым инде, бөтен ил карый торган парад бит ул! Техниканы аңлап булмый, белмәссең аны. Ә хәзер күңелдә горурлык хисләре! Тырыш булды инде ул, шуны күрә, бәяли белгәч, өстәге җитәкчеләренә рәхмәт, – ди Нәфиснең әтисе.

Ул да, Тәбрия апа сүзләрен җөпләп, Нәфиснең хәрби юнәлешкә балачагыннан ук мөкиббән булганын әйтте.

Элек күршедә Чиләбедә хезмәт иткән офицер яши иде. Ул отпускка кайткач, хәрби темаларга сөйләшеп утыра идек. Шунда Нәфис, авызына керердәй булып, рәхәтләнеп тыңлап утыра иде аны. Хәрби булу теләге шул чакта уянды аның, без дә каршы килмәдек. 8-9нчы классларда йөгерә, спорт белән шөгыльләнә, чыныктыра башлады үзен.

Читкә киткәндә, йөрәк «жу» итә инде. Аллаһның рәхмәте, исән-имин әйләнеп кайтты. Андый җирләрдә булганда, әти-әнинең күңеле тыныч булмый, билгеле. Балалары һәлак булган әти-әниләргә Аллаһ ярдәм бирсен! Дөньялар тынычлансын инде! – дигән теләктә калды Әлфис абый.

Нәфис Нуриәхмәтовның һөнәри юлы турында кыскача белешмә:

  • 2007-2011 елларда – Казан югары хәрби команда училищесы курсанты, «танк подразделениелары командиры» программасы буенча укыган.
  • 2011-2012 елларда Самара өлкәсе Кряж бистәсендә танк батальонының танк взводы командиры вазифасында хезмәт юлын уза.
  • 2012-2013 елларда Оренбург өлкәсендә командир булып хезмәт итә.
  • 2013 елдан алып бүгенгәчә Казан югары танк училищесында. Хәзерге хәрби вазифалары: взвод командиры – мөгаллим, рота командиры – уку батальонының өлкән мөгаллиме.
  • 2011 ел – лейтенант, 2013 ел – өлкән лейтенант, 2017 ел – капитан, 2021 ел – майор.
  • 2022-2023 елларда Сирия Республикасында командировкада. Штаб башлыгы урынбасары – «Пальмира» гаскәрләре группировкасының «Дейр-Эз-Зор» тактик юнәлеш оператив бүлеге башлыгы. РФ Оборона министрлыгының «Хәрби казанышлары өчен» медаленә лаек.
  • 2023-2024 еллар – Луганск, Донецк өлкәләрендә махсус бурычлар үтәү буенча командировка. II дәрәҗә «Батырлык өчен» дәүләт бүләге, РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медаленә лаек.

Киләчәккә максатлары – РФ Кораллы Көчләре Гомумгаскәр академиясе каршындагы адъюнктурага керү. РФ Кораллы Көчләре өчен фәнни-педагогик кадр булу.

Парадта катнашкан өчен, Коры җир гаскәрләре Главнокомандующиеннан грамота, Оборона министрлыгының «Парадта катнашкан өчен» медале тапшырылган.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх