
«MINGAZOV» беренче татар кавер-төркеме солисты, җырчы Ильяс Минһаҗев өйләнә. Ул сөйгәне Рузиләгә тәкъдим ясаган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән яшь пар социаль челтәрләрдә бүлеште.
Баштан видеода: «Без матур пар идек. Безнең турыда бик күпләр сөйләде. Без хәзер очрашмыйбыз...» – дигән язмалар күренә, шуннан соң Ильяс бер аягына тезләнеп тәкъдим ясый.
Рузилә исә риза булып, балдакны кабул итә.Социаль челтәрләрдән беленгәнчә, Рузилә – фотограф, видеолар төшерүче, шулай ук ул «MINGAZOV» төркеменең менеджеры булып эшли.
Яшьләргә бәхетле гомер телибез!
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии