На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фирдүс Тямаев: «Берәрсен рәнҗетсәм, һәрвакыт...»

Җырчы Фирдүс Тямаев «Туган тел» телканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзенең үкенгән адымнары булуы һәм хаталарын ничек итеп төзәтүе турында сөйләде.

«Үкенгән адымнар була, чөнки эшләгән кеше һәрвакытта да ялгыша. Иң мөһиме – вакытында туктый белергә кирәк.

Берәрсен үпкәләтсәм, рәнҗетсәм, һәрвакыт килеп гафу үтенәм.

Миңа ул авыр түгел. Миңа мәрхүм әтием гел: «Улым, гафу үтенергә оялма. Чын ир-ат сүгәргә дә, килеп, гафу үтенә белергә дә тиеш», – дип әйтә торган иде.

Үземә карата тәнкыйтьне дә яхшы кабул итәм. Дөрес, характерымның кайсы ягына эләгүенә карап. Матур гына килеп, Фирдүс шундыйрак теләгем бар, дип әйтсәләр, кабул итәм. Элегрәк тәнкыйтьне тыңлый идем. Хәзер нәрсәнең дөрес икәнен үзем дә аңлый башладым инде. Аннан, әгәр минем концертта тәнкыйть булмаса, ул Тямаев концерты булмый бит. Минем концерт аска төшеп киткән була», – дип сөйли җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх