На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Рустюм Аминов
    Каюмовы молодцы!!! Везде успеваете!!! Успехов и здоровья Вам!!!Ютазыдагы «Кымыз ...
  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

«Җанын үлем фәрештәсе рәхимсез алыр» – Намаз укымаган кешегә бирелә торган 12 авырлык

Кукмара мәдрәсәсе директоры, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә намаз уку һәм укымауның нәтиҗәсе турында тәфсилләп аңлата.

«Намаз уку – ислам дине нигезләренең (баганаларының) берседер. Аллаһ әмере булган шушы мөһим гамәлне һәрбер мөселман һичшиксез үтәргә тиеш. Галимнәребез аңлатулары буенча намаз укыган кеше бик күп әҗер-савапка һәм өстенлек-фазыйләтләргә ирешер.

Укымаган, үтәмәгән кеше исә Аллаһның ачуына һәм җәзасына дучар булыр», – дип яза ул.

Намазны вакытында һәм ихлас үтәгән кешегә 5 нәрсә бүләк ителер: берсе бу дөньяда, дүртесе – ахирәттә:

1. Дөньяда ризыгы җиңел табылыр, һәрнәрсә бәрәкәтле булыр.

2. Аллаһы Тәгалә кабер газабыннан азат итәр.

3. Кыямәт көнендә гамәл дәфтәре уң кулына бирелер (бу – җәннәтле булуның билгесе).

4. Сират күпереннән яшен тизлеге белән үтәр (Кыямәт көнендә Сират күпереннән үтә алган кеше ахирәт төрмәсеннән – җәһәннәмнән котылыр).

5. Үз намазларына игътибарлы булучылар җәннәткә хисапсыз керерләр.

Намаз укымыган кешегә Аллаһы Тәгалә 12 авырлык бирер: өчесен бу дөньяда, өчесен – җан биргәндә, өчесен – кабердә, өчесен – кабердән кубарылгач, Кыямәт көнендә.

Бу дөньяда бирелә торган өч авырлык:

1. Намаз укымаган кешенең кәсебе дә, эш-гамәлләре дә бәрәкәтле булмас.

2. Намаз укымаган кешене яхшы, тугрылыклы кешеләр дус итмәс.

3. Намаз укымаган кешенең дошманнары күп булыр, төрле мәхлуклардан төрлечә зыян килер.

Җан биргәндә бирелә торган өч авырлык:

1. Җан биргәндә, намаз укымаган кешенең карыны ач булыр: «Дөньяда булган бар ризыкны ашап бетерсәм дә, тамак туймас», – дип уйлар.

2. Намаз укымаган кешенең, җан биргәндә, бик каты эчәсе килер: «Дөньяда булган бөтен суны эчеп бетерсәм дә сусавым басылмастыр», – дип уйлар. Шул вакыт шайтан янына килеп, бер савыт белән су тәкъдим итәр, әмма: «Әгәр «Аллаһ юк» дип әйтсәң, бу суны бирермен», – дип әйтер. Ни кызганыч, намаз укымаучы, гадәттә, бу тәкъдимгә ризалашып, мәңгелеккә имансыз булып китәр...

3. Намаз укымаган кешенең җанын үлем фәрештәсе рәхимсез, катылык белән алыр.

Кабердә бирелә торган өч авырлык:

1. Мәет кабергә иңдерелеп, аны җирләүчеләр киткәч, кабер әһеле янына Мөнкәр һәм Нәкир исемле сорау алучы фәрештәләр килер. Намаз укымаган кешедән бу фәрештәләр катылык белән, куркытып сорау алырлар.

2. Намаз укымаган кешенең кабере кап-караңгы булыр.

3. Намаз укымаган кешенең кабере бик тар, кысан булыр, кабыргаларын җир каты кысар, хәтта сындырыр.

Кыямәт көнендә бирелә торган өч авырлык:

1. Намаз укымаган кеше кабердән кубарылгач, хәле бик каты куркуда булыр.

2. 50 мең ел дәвамындагы Кыямәт көнендә намаз укымаган кешенең хисабы авыр булып, бик озак дәвам итәр.

3. Намаз укымаган кеше Сират күпереннән уза алмыйча, җәһәннәм утына егылып төшәр. Имансыз булса, мәңгегә шунда калыр, иманлы булса, шунда күпме торачагын Аллаһ Тәбарәкә үә Тәгалә Үзе хәл итә...

Әлеге исемлекләрне Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде һәм социаль челтәргә урнаштырды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх