На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Бала төшә, сепсис, бөерләре эшләми...» Йөкле хатын комага киткән дә үлгән

Ингушетиядә йөкле хатын комага киткән һәм вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ингушетиядә яшәүче күп балалы хатын 14 гыйнварда перинаталь үзәктә үлә. Биредә ул 1 ай чамасы ята. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Әлеге хәлдә медицина хезмәткәрләрен гаеплиләр.

20 декабрьдә кич белән 35 яшьлек йөкле хатынның кисәк кенә хәле китә.

Туганнары «ашыгыч ярдәм» чакыра, һәм аны Назрань шәһәренең перинаталь үзәгенә алып китәләр. Табиблар аңа «20 атнада үсүдән туктап калган йөклелек» диагнозы куя. Шул ук көнне хатынның баласы төшә, күп итеп кан китә башлый.

Хатынны башка медицина оешмасына күчерәләр. Социаль челтәр кулланучылар язганча, дежур табиб эшен башкармый һәм пациентны карамый. Кичтән иртәнгә кадәр хатынның каны китә. Иртән генә табиблар аңа операция билгели.

Хатын бик күп кан югалтканга, сепсис башлана, бөерләре эшләми башлый. Ул операциядән соң аңына килми, комага китә. Шундый халәттә 13 гыйнварга кадәр ята. Хатын комадан чыкмый инде… «Әлеге медицина учреждениеләрендәге медицина хезмәткәрләре һәм вазифаи затларның эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча сәламәтлек саклау буенча федераль закон таләпләрен бозулар һәм аларның һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармавы аркасында пациент үлеменә китерү ачыкланды», – дигәннәр республика прокуратурасында.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх