На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Закир Шаһбан элекке хатыннары турында: «Берсен дә начар итеп искә алмыйм»

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннарның яңа сезон концертлары «Мин яраттым җирдә күп мәртәбә» дип аталачак. Ни өчен шулай исемләүләрен Гөлүсә Шаһбан сторисларында аңлата.

«Мин яраттым җирдә күп мәртәбә» дип аталачак быелгы концерт программабыз. Кем идеясе? Әлбәттә, минеке. Беркемнән дә яшерен сер түгел, мин – Закирның дүртенче законлы хатыны.

Без 21 ел бергә. Үзенең тормышында булган хатын-кызлар турында Закир: «Аларның һәрберсе минем тормышымда үз ролен башкарды. Берсен дә начар итеп искә алмыйм, алар – үткәндә», – дип җавап бирә.

Ләкин җырларда, шигырьләрдә үткән тормыш юлларының чагылышын ишетергә мөмкин. Быелгы концерт программабызда да җыр, моң, шигьрият – һәр тамашачыны үткәндәге мәәббәтле елларга алып кайтачак, татлы хатирәләргә күмәчәк. «Юк» димә! Һәрберебезнең күңел почмагында иң кадерле серләр саклана торган сандыгы бар. Һәм аның булуы белән без бәхетле. Концертларда көтеп калабыз», – дип чакырган тамашачысын Гөлүсә Шаһбан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх