На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Тукай районында Кама елгасыннан берничә көн элек югалган ир-ат мәетен чыгарганнар

Татарстанның Тукай районында яшәүче ир-ат, Кама елгасында балык тотканда, суга егылып төшеп югалган иде. Ул кабартылган көймәдә булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар бөтен акваторияне караганнар һәм 10 мең квадрат метр мәйданны, 5 км яр буе линиясен тикшереп чыкканнар.

Эзләүләр нәтиҗә бирмәгән иде.

3нче май көнне суга баткан ир-атның мәетен җирле халык Тукай районының Ильичевский бистәсе янында чыгарган.

Ссылка на первоисточник
наверх