Җырчы Әнвәр Нургалиев җитди операциягә әзерләнә. Аның күзендә хрусталикны алыштырачаклар. «Миңа уңышлар теләгез», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Шулай да җырчы клиника хуҗасы белән шаяртып та алган.
- Диләрә Фәнисовна, барысы да сезне чибәр, диләр. Әмма мин ышанып бетә алмыйм, чөнки минем күзләрем начар күрә. Бәлки килешербез.
- Шуннан...
- Күзләремне синнән ала алмыйм, карыйм әле туйганчы (Әнвәр Нургалиев җырлый).
- Сезгә 10 процент ташлама.
- Ә мин түләүсез булыр, дип уйлаган идем
- Алайса ике җыр кирәк...
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии