Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Балаларны яклау көне белән котлады. Рәис үзенең телеграм-каналында кызыклы һәм самими видео белән дә уртаклашты. Анда балалар төрле сорауларга җавап бирә.
«Балалар һәрвакыт яңа ачышларга омтыла. Бу юлда аларга ярдәм итегез. Бәйрәм белән – Балаларны яклау көне белән!
Балаларыбызга бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар телим», – дип яза Рөстәм Миңнеханов.
Видеода исә балаларга төрле сораулар тәкъдим ителә: бер көнгә олы кеше булсаң, нәрсә эшләр идең, тылсымлы таягың булса, нишләр идең, бер миллион сумны нәрсәгә сарыф итәр идең, балаларны нәрсәдән якларга кирәк, кешенең сине яратуын ничек аңларга?
Әлеге сорауларга төрле яшьтәге балаларның фикерләрен ишетергә була.
Свежие комментарии