Мошенниклар үлем турындагы хәбәр җибәреп, Телеграмда вируслар тарата башлаган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасының Телеграм-каналы хәбәр итә.
«Сәлам. Аны беләсеңме? Бүген төнлә үлгән...» – дигән хәбәрләр Россиядә яшәүчеләрнең мессенджерларына килә башлаган. Хатны алучыга «үлгән кешенең фотосы» белән документ та җибәрәләр.
Монысы чыннан да аның танышы булуына инаныр өчен, имеш.Тик, чынлыкта, бу вируслыфайл. Аны йөкләп алганнан соң, вирус шәхси мәгълүматларны урлый һәм бу зарарлы хәбәрне корбанның бөтен контактларына автомат рәвештә җибәрә. Сак булыгыз!
Свежие комментарии