На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Химик саклану киеменә киенгән киллер криминаль авторитетны атып үтергән

Билгесез кеше төзелә торган бина янында криминаль авторитетны атып үтергән. Әлеге җинаять Туапсе районының Дзеберкой авылында булган. Үтерү кадрлары видеокүзәтү камераларына эләккән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Химик саклану киеменә киенгән кеше ишегалдына керә, ә аннары үз корбаны янына йөгереп килә һәм каршысыннан ут ача.

Бу күренешнең очраклы шаһиты булган ир-ат бина дивары янында катып кала, селкенергә дә кыймый. Нәкъ менә ул, күрәсең, «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Ир урында ук үлгән.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Туапсе районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаятьченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучы криминаль авторитет Арсен Красноярский булырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх