Ике бала? әниләре шизофрениядән дарулар биргәннән соң? реанимациягә эләккән. Ул әлеге препаратлар балаларга яхшырак йокларга ярдәм итәчәк, дип санаган.
SHOT мәгълүматлары буенча, Мәскәү өлкәсендәге Рошалида 35 яшьлек Светлана ике көн дәвамында үз балаларына, 10 яшьлек кызына һәм 7 яшьлек улына, тыныч йокласыннанр дип «Клопиксол» даруларын биргән.
Берникадәр вакыттан соң балаларның хәле авырайган, алар коса һәм бик нык күңелләре болгана башлаган.Балаларны ашыгыч рәвештә реанимациягә салганнар. Табиблар аларга «медикаментоз агулану» диагнозы куйган. Хәзер балаларның хәле яхшырак, алар терелүгә бара, дип хәбәр итә табиблар.
Светлана үзе психо-неврологик диспансерда исәптә торган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул балаларга үзенә бирелгән препаратларны эчерткән. Бу таблеткалар кискен һәм хроник шизофрения һәм башка психотик тайпылышлар вакытында, бигрәк тә галлюцинацияләр һәм параноид саташулар вакытында кулланыла.
Свежие комментарии