На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Путин икътисади форумда Павел Дуровка кагылышлы фикерләре белән уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин ил хакимиятенең Telegram мессенджерына нигез салган Павел Дуровка дәгъвалары булмавын әйтте. Бу хакта ул Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышы вакытында сөйләде, дип яза «Лента.Ру» сайты.

«Безнең аңа бернинди дәгъва да булмады», – диде Путин Дуров турында сөйләгәндә.

Шул ук вакытта президент Павел Дуровка күп кенә илләрнең дәгъвасы барлыгын белүен дә әйтә.

Путин Телеграм «хуҗасы» белән 2024 елның августында Баку шәһәрендә күрешүе турында мәгълүматны да кире какты. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, ул Дуров белән бер генә мәртәбә, күп еллар элек Мәскәүдә очрашкан. Алдарак Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков да журналистларның шушы турыдагы соравына тсикәре җавап биргән иде.

Песков әйткәнчә, Кремль беркайчан да Дуров белән сөйләшүләр уздырмаган.

28 августта Павел Дуровны Франциядә суд күзәтчелегенә алдылар, аңа илдән китү тыела. Франция тикшерүчеләре версиясе буенча, эшмәкәр үзенең мессенджеры аша башкарыла торган законсыз гамәлләрдә катнашучы булып санала.

  • 100 бала атасы, плейбой һәм миллиардер: Павел Дуров турында ниләр билгеле

Ссылка на первоисточник
наверх