Дональд Трамп рәсми рәвештә АКШ президенты булды. Капитолий залында ул ант бирде. Байден соңгы карары итеп үзенең гаилә әгъзаларын ярлыкау турындагы карарга кул куйган.
Трамп чыгышында ниләр әйтте?
«Американың алтын гасыры башлана», диде Трамп. Ул горур, ирекле, чәчәк аткан дәүләт төзүне максат итеп куюын әйтте.
Трамп Американың зуррак, көчлерәк булачагын әйтте. Американың түбән тәгәрәве тукталды, диде.
Трамп үзенә һөҗүм булуын искә төшерде һәм «Америка кабат бөек булсын өчен Алла минем гомеремне саклап калды», – диде.
Трамп үзенең төп максатларының берсе – легаль булмаган мигрантларга каршы көрәшәчәген әйтте һәм шул максаттан Мексика белән чиктә гадәттән тыш хәл игълан ителәчәген белдерде. Анда гаскәрләр җибәреләчәк. Чит илләрдәге наркокартельләргә (Мексикадагы дип аңларга кирәктер) сугыш игълан ителә, диде ул.
Америкада бары тик ике җенес – ир һәм хатын-кызлар гына танылачак.
Трамп Байденны легаль булмаган мигрантларга хәерхаһ булуда һәм табигый бәла-казалар вакытында адекват булмауда гаепләде.
«Мин – тынычлык алып килүче», диде Трамп һәм үзенең «дөньяда беркем дә күрмәгән көчле армия» төзиячәген, Американың көче җиңүләр белән генә түгел, булмыйча калган сугышлар белән дә саналачагын әйтте. Ул Американың көче барлык сугышларны да бетерәчәк һәм тынычлык алып киләчәк, ди.
Мексика култыгы «Америка култыгы» дип аталачак.
Америка астронафтлары Марста АКШ әләмен кадаячак.
Трамп Америкада цензураны бетерәм дип вәгъдә бирде.
Америка климат буенча халыкара сөйләшүләрдән чыга.
Трамп бер генә тапкыр да Украинаны да, Россияне дә телгә алмады.
Трамп Американың куәте бөтен сугышларны да бетерәчәк һәм бөтен дөньяга яңа рух алып киләчәк, дип белдерде. Ул булганда Америка яулап алынмаячак, сынмаячак һәм җиңелмәячәк, диде ул.Трамп үзенең чыгышын «Америка халкы ике дөнья сугышын җиңде, фашизм һәм коммунизмны җиңде һәм алдагы дүрт бөек тарихи ел баскычында тора», дип тәмамлады.
Свежие комментарии