На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

«Яңа фатир алыр өчен өйгә ут төрткән». Ир-ат хатынын тереләй яндырган

Уфада яшәүче ир-атка карата хөкем карары чыгарганнар. Ул авыру хатынын өйдә тереләй яндырып үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ир-ат «Үзенә үзе ярдәм итә алмый торган кешене аеруча вәхшилек белән үтерү»дә гаепле дип табылган.

Тикшерү ачыклаганча, бу ир-ат 2023 елның гыйнварында Федоровка авылында хатыны белән бергә өйдә хәмер эчеп утыра.

Аннары ул, мохтаҗ кеше булып, шәһәр администрациясе аша яңа фатир алыр өчен, өенә ут төртергә карар кыла. Ир-ат иске киемнәргә аракы сибә һәм ут төртә. Хатын бу вакытта өй эчендә була.

Ир хатынының үзенә-үзе ярдәм итә алмый торган халәттә булуын, терәк-хәрәкәт аппаратында хроник авыруы барын, сул аягы аксавын, таякка таянып кына якын арага гына бара алуын, өстәвенә, исерек икәнен дә белә.

Шуңа да карамастан, ир хатынына янгын турында әйтми, аның үлүенә битараф була. Янгын ныклап дөрләп китә, хатын чыга алмыйча, өйдә янып үлә.

Суд карары буенча, бу ир-атны 15 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх