Башкортстанның Илеш районы егете, «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Артур Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертына килгәч, дусты, җырчы Линар Шәймөхәммәтов белән очрашкан. Артур белән фотоларны Линар социаль челтәрләрдә күрсәтте.
«Артурик концертка килде.
Очрашуыбызга шат идем, «братым», – дип яза Линар.Артур 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул «Киек каз юллары» җырын искиткеч оста башкарды. Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан. Артур турында: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – диючеләр дә булды. Ул Филүс Каһировның Казанда узган концертында да чыгыш ясады.
- «Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов ялга кайткан: «Якыннарыбыз бик сагындыра»
- Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»
- Артур Хәсәнов Филүс Каһиров концертында «Киек каз юллары» җырын җырлады
Свежие комментарии