На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Киек каз юллары»н башкарып танылган Артур Хәсәнов кайткан

Башкортстанның Илеш районы егете, «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан. Артур Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертына килгәч, дусты, җырчы Линар Шәймөхәммәтов белән очрашкан. Артур белән фотоларны Линар социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Артурик концертка килде.

Очрашуыбызга шат идем, «братым», – дип яза Линар.

Артур 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул «Киек каз юллары» җырын искиткеч оста башкарды. Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан. Артур турында: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – диючеләр дә булды. Ул Филүс Каһировның Казанда узган концертында да чыгыш ясады.

  • «Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов ялга кайткан: «Якыннарыбыз бик сагындыра»
  • Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»
  • Артур Хәсәнов Филүс Каһиров концертында «Киек каз юллары» җырын җырлады

 

Ссылка на первоисточник
наверх