На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Ут-хатын» Гүзәл Хөснетдинова мәрхүмә сеңлесенең дусларына үпкә белдергән

Социаль челтәрдә «Ут-хатын» сәхифәсен алып баручы Гүзәл Хөснетдинова мәрхүмә бертуган сеңлесе Лилиянең дусларына үпкә белдергән. Аның сеңлесе авариядә һәлак булган иде.

«Мин үземне тыеп торырга җыенмыйм да. Әниемнең күз яшьләренә карау авыр булудан башлыйм. 25 июньдә Лилиянең вафатына 3 ел була. Бу көнне ничек кичерүебезне әни белән мин генә беләм.

Беренчедән, кайчандыр безнең тормышыбызда булып күп нәрсәгә өйрәтүчеләргә рәхмәт. Мисал өчен, икейөзлелекнең нинди булуын танырга. 2024 елны гына алыйк... Әни: «Лилия сиңа бүләк иткәнемә шат булыр иде», – дип, бер кызга Мәккәгә юллама бүләк итте. Бу кеше минем белән аралашмый башлагач, автомат рәвештә әни белән дә аралашмый», – дип яза ул.

Блогер элек сеңлесе янына яллар саен кунакка килеп йөргән кешеләрнең юкка чыгуын да яза. «Әнигә: «Латифаны (Лилиянең кызы) онытмыйбыз, килеп йөрербез», – диделәр. Латифа көтә. Ә кызлар – юк. Кайгыга баткан әнигә һәм балага үти алмаслык вәгъдәне ник бирергә?!

2 көн элек Латифа аңын югалтып егылды, «ашыгыч ярдәм» хастаханәгә алып китте. Берәрсе хәл белеп яздымы яки аны күрергә килдеме? Әни социаль челтәрендә бу хакта язып, Лилиянең дусларыннан юату сүзләре көткән иде. Инде 3 ел алар юк...» – дип яза ул һәм бер генә ханымның баланың хәлен белергә килүен искәртә.

«Десертка»... Чистай мөселманнары безнең кафены урап узып, юбилейларын харам оешмаларда билгеләп үтә. Алар, әни баеп китәр дә үзенә берәр нәрсә сатып алыр, дип курка.

Күптән җыелган сүзләр иде. Ниһаять, әйттем. Аллаһ сезне икейөзле кешеләрдән сакласын!» – дип эчен бушаткан блогер.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх