На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Россия армиясе турында ялган таратуда гаепләнгән шәфкать туташын 8 елга хөкем иткәннәр

Ольга Меньших – Пирогов исемендәге Мәскәү хирургия үзәгендә шәфкать туташы-анестезист. Гаепләү версиясе буенча, ул үзенең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «хәрби фейклар» тараткан. Үзе исә, аккаунтын «ватып кергәннәр» дип әйткән. Бу хакта «РБК» яза.

Мәскәүнең Дорогомилов суды армия турында «фейклар» тарату эше буенча шәфкать туташын сигез елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип яза ТАСС аның адвокаты Леонид Соловьев сүзләрен.

«Суд Меньшихны Җинаять кодексының 207.3 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип танып, гомуми режимлы колониядә сигез елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде», — диде ул. Яклау хөкем карарына карата шикаять бирергә ниятли.

Ольга Меньших «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә Россия хәрбиләренең Буча шәһәрендәге гамәлләре турында дөрес булмаган мәгълүмат урнаштыруда гаепләнә. Яз көне Россия гаскәрләре Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң, көнбатыш басмалары раслаганча, җирле халык гәүдәләре күренгән фотолар бастырды. Мәскәү моны провокация дип атады һәм үз тикшерүен үткәрергә вәгъдә итте.

ТАСС билгеләп үткәнчә, Меньших үз гаебен танымый һәм аның «ВК»дагы сәхифәсен «ватып кергәннәр» дип раслый. Меньших әйтүенчә, үзенә каршы күрсәтмә биргән хезмәттәшләре аңа карата дошман.

Президент Владимир Путин 2022 елда Россия Кораллы Көчләрен куллану турындагы фейкларны халык алдында тарату өчен җинаять җаваплылыгы кертә торган канунга кул куйды.

Закон гамәлдә булган ике ел эчендә Тикшерү комитеты «хәрби фейклар» маддәсе буенча 273 җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр судка 134 җинаять эшен җибәргән, фигурантлар булып 136 кеше исәпләнә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх