На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Татарстан мөфтие, теш чистарту уразаны бозамы, дигән сорауга җавап бирде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза вакытында тешләрне чистартырга ярыймы-юкмы икәне турында сөйләде. Аның җаваплары «Хозур Тв» каналында һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Telegram-каналларында урнаштырылган.

Бер мөселман мөфтидән, ураза вакытында теш пастасы белән тешләрне чистартырга ярыймы, дип сораган.

«Мин аны йотмыйм, ләкин авызымда тәме һәм исе кала», – дип аңлаткан ул.

«Бу – бик куркыныч. Берәр нәрсә йотсаң, ураза бозылырга мөмкин. Мисвакка килгәндә (теш чистарту өчен щеткалар – искәрмә. ТИ), мисвакны су белән аерым чылатырга ярамый. Ягъни [әгәр] ул коры булса, аны ураза вакытында кулланырга була», – дип белдерде Камил хәзрәт.

«Теш пастасы куллану мәкрух булачак, кирәкмәгән гамәл булачак, чөнки монда ялгыш уразаңны бозу куркынычы зур», – дип ассызыклады ул.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх