Уфада башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булды. Бу хакта аның «Юлдаш» радиосындагы хезмәттәшләре хәбәр итте.
Нурия Насыйбулла кызы озак еллар авыр чиргә каршы көрәште, дип яза «Кызыл таң».
Нурия Абдуллина «Утыр әле, әни, яннарыма» җырының көе һәм сүзләре авторы.
Бу җыр Хәния Фәрхи, Гүзәл Идрисова, Замира Әхмәтҗанова, Нурия Абдуллина, Флорида Исмәгыйлева, Әлфия Юлчурина репертуарында бар.Аның тагын 23ләп җыры билгеле.
- Нурия Абдуллина 1957 елның 15 мартында Әлшәй районының Баязит авылында туган. 1973 елда Уфаның 1нче мәктәп-интернатын тәмамлый. Аннары музыка-педагогика училищесында махсус урта белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Зианчура районында башлый. 1994 елдан Башкортстан укытучыларны камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.
- 1996 елда «Башкортостан» теле-радио компаниясенә кабул ителә. Радиода бик күп уңышлы проектлар алып бара. «Кунак» программасы инде күп еллар эфирда уңышлы бара һәм иң рейтинглыларның берсенә әверелде. «Юлдаш» радиосында иң дәвамлысы Нурия Абдуллина алып барган «Сөенче, бәби туган» рубрикасы булды. Ул әлегә кадәр эфирга чыга, тыңлаучыларның иң яратканнарының берсе булып кала. Нурия Абдуллина җырчы, үзешчән композитор, башкорт халык җырларын башкаручы буларак та танылды.
Хушлашу мәрәсиме 1 ноябрьдә Башкортстан Телеүзәгендә үтәчәк, 10.00 сәгатьтә башлана.
Утыр әле, әнкәй, яннарыма
Нурия Абдуллина көе һәм сүзләре
Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле, әнкәй, яннарыма.
Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.
«Дөнья булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!»
Киңәшеңне тотам, әнкәем,
Сабыр итә-итә яшәем,
Ник (ә, тик) шулай да минем чәчләремә
Еллар инде ап-ак карлар сибә?(.)
«Дөнья булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!»
Кызым инде үсеп буйга җитте,
Тормыш үзәнненән атлап китте.
Ул да миңа шулай килерме:
«Киңәш бирче, әнкәй!» — диярме?
«Дөнья булгач була төрле хәлләр,
Вакытлыча булсын авыр мәлләр.
Шулай үтә инде ул бу тормыш,
Нык бул, балам, яшәргә тырыш!»
Свежие комментарии