На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Борынын, иреннәрен өзеп ала, тиресен ашап бетерә». Эт талаган үсмер кыз битлек киеп йөри

4 ай элек Краснодар краенда Темрюк шәһәрендә 15 яшьлек Аняны (исеме үзгәртелә) өйдә яши торган овчарка эте талый. Ул кызның борынын, иреннәрен, битен тешләп өзеп ала – тән тиресен сеңерләре белән бергә ашап бетерә. Хәзер Аня урамга бары тик битлек киеп кенә чыга. Ул тиздән битлеген салырга өметләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Овчарка Аняның аркасын, аякларын да имгәтә. Балага башта Краснодарда, аннары Мәскәүдә берничә катлаулы операция ясыйлар. Хәзер ул өйгә кайткан, иптәшләре белән бергә тапшыра алмаган имтиханнарга әзерләнә.

«Хәзер Аня Темрюкта. Бите нормаль халәттә түгел, күрә, сулый, ашый ала. Октябрьдә тагын бер операция буласы. Пластиканы киләсе елга гына ясарга җыеналар. Урамга битлек киеп кенә чыга. Иң мөһиме, комплексы юк, гадәти тормыш белән яши. Ситуацияне ничек бар – шулай кабул итте. Табиблар элеккеге кебек матурлыгын кайтара алыр дип ышана. Хәзер уку турында уйлый, имтиханнарга әзерләнә. Аннары көллияткә керә, гомерен медицинага багышларга тели», – ди гаиләнең танышы.

Эт тешләгәч, бала башта 9 килога ябыга. Хәзер формасына кайта башлаган инде. Кыз әтисе белән яши. Этләр яши торган вольер ишегалдында, шул этләрнең берсе кызны битсез калдырган. «Овчаркаларны Мәскәүгә питомникка алып киттеләр. Аларны өйрәтеп, чит илгә бирергә җыеналар. Безгә шулай диделәр», – ди бу кыз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх