На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Азнакайда 17 яшьлек үсмер чирек миллион доллар акча эшләгән

Азнакайдан 17 яшьлек киберспортчы «Forbes»ның «30дан 30га кадәр» рейтингының лонг-листына кергән. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы хәбәр итә.

Алан «Dota 2»дә 7 яшеннән уйный башлый, көндәшләрен «Satanic» кушаматы белән тар-мар итеп бара. 15 яшенә ул уен рейтингында 11К очко җыйган һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия буенча «топ»лар исемлегенә кергән.

2024 елда «Team Spirit» командасына кушылган (2 тапкыр «The International» турниры чемпионнары), анда керри позициясендә уйнаган. Аннары «Paravision»га күчкән.

Хәзер Аланның 16 000 ММР (шул ук очколар, бу – бик күп), һәм ул киберспорт буенча Европа лидерлары арасына кергән. Егет призлардан чирек миллион долларга якын акча эшләгән, ул – «Forbes» номинантлары исемлегендә бердәнбер геймер.

Ссылка на первоисточник
наверх