На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Банкалар кабармасын, ботулизм булмасын өчен, яшелчәләрне дөрес итеп ничек тозларга?

КФУ химигы банкалар кабармасын һәм ботулизм булмасын өчен, кыяр тозлауның яхшы ысулын әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты аналитик химия кафедрасы профессор-консультанты Герман Будников кыяр маринадлауны химия ягыннан карап аңлаткан.

Консервланган ризыклар ботулотоксин учагы булырга мөмкин.

Шуңа күрә кухняда бар да чиста, куллар һәм ризыклар яхшылап юылган булырга тиеш. Мәсәлән кыяр ботагындагы туфрак банкага әләксә, ботулизм токсиннары барлыкка килү ихтималы зур була.

Банканың стерильлеген тикшерү өчен, кайнатканнан соң, аның өстен аска таба әйләндереп карарга кирәк. Тамчылар пыяла буйлап тигез төшмәсә, банка яхшылап юылмаган дигән сүз. Металл яки борып ябыла торган капкач куллану хәерле. Ул һава уздырмасын.

Яхшылап әзерләнгән маринад зарарлы бактерияләр барлыкка килүне кисәтә. Классик рецепт өчен тоз, шикәр, уксус кислотасы кулланырга кирәк. 1 литр суга 50 грамм тоз. Банка төбенә чия, карлыган, берничә теш сарымсак, горчица куярга була.

Банка кабармасын өчен, кайнар маринад салгач, банканы 10 сәгать чамасы астын өскә әйләндереп торыгыз. Әзер банкаларны салкынча базда һәм караңгыда сакларга кирәк, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх