На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Татарстанда яшәүче ир-атның борынында гигант полип үскән

Түбән Кама табиблары гадәти булмаган операция ясаган. 71 яшьлек ир-атның борын юлында зур полип табылган, ул сулыш алу мөмкинлеген тулысынча япкан. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Түбән Камада яшәүче ир-ат табибка борын тыгылу, күп итеп бүлендек килү һәм сулыш алу кыенлашу кебек симптомнар белән мөрәҗәгать иткән.

ЛОР-табиб Темурбек Худияров әлеге зур полипны күреп шаккаткан – мондый зурлыктагы полипны үз тәҗрибәсендә беренче тапкыр очратуы икән.

Операция уңышлы узган: табиб,анестезия ясап, 1 сәгать эчендә полипны алып аткан. Процедурадан соң пациент үзен күпкә яхшырак хис иткән, иркен сулыш ала башлаган. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында, хәле тотрыклы.

Табиб аңлатканча, полиплар гадәттә лайлалы катламның хроник ялкынсынуы аркасында барлыкка килә, еш кына аллергия яки астма фонында була. Аларның үсеше кешенең иммунитетына бәйле, һәркемдә ул төрлечә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх