На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Әҗәтләрдән котылу өчен дога – аны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә әҗәтләрдән котылу өчен дога язды.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм мәчеткә кергәч, кайгылы кыяфәттә булган бер кешене күрә. Күңеле төшүнең сәбәбен сорагач, теге ир: «Шактый күп бурычларым җыелды, әмма аларны кайтарырга мөмкинлегем юк.

Шуңа бик борчылам», – дип җавап бирә. Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә аңа болай ди: «Мин сиңа бер дога өйрәтәм – аны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак». Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңа һәр көнне иртән һәм кичен шушы доганы укырга куша:

اَللّٰهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَالْعَجْز

وَالْكَسَلِ وَالْبُخْلِ وَالْجُبْنِ وَضَلَعِ الدَّيْنِ وَغَلَبَتِ الرِّجَالِ

«Аллаһүммә, иннии әгуузү бикә минәл-хәмми үәл-хәзәни, үәл-гәҗзи үәл-кәсәли үәл-бухли үәл-җүбни үә даләгыддәйни үә гәләбәтир-риҗәәл».

«Йә Аллаһ, дөрестән дә мин сыенам Сиңа борчылудан һәм төшенкелектән, хәлсезлектән һәм сүлпәнлектән, саранлыктан һәм тар күңеллелектән, әҗәтләр йөгеннән һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан»...

 

Ссылка на первоисточник
наверх