Казанның «УНИКС» концертлар залында Фирдүс Тямаевның концертлары узды. Блогер Олеся Лесная сәхнә артын тикшереп йөргән, җырчы белән әңгәмә корган.
– Хатыныгыз Резедә Әхвәтвәлиева бер дә җырламый. Аның вакыты җитмиме, сез рөхсәт итмисезме?
– Юк, юк, рөхсәт итмәү дигән әйбер юк. Мин хатынымны нык хөрмәт итәм, яратам.
Әгәр дә миннән «татар хатыны нинди булырга тиеш» дип сорасалар, шикләнмичә, минем Резедам кебек, дип әйтер идем. Чөнки ул мөлаем, уңган, чибәр. Туганнар арасында да, артистлар арасында да беркайчан да гайбәт сөйләми.Безнең кызыбыз Нурлымәрьям елый.
– Һаман да елыймени?
– Һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Бала аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Хәзер аның кәефе юк. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул. Менә син хатын-кыз башың белән 1 айга чыгып кит әле. Гел аппарат ташы, кием үтүклә – зур йөкләнеш. Бөтен кеше түзә алмый аңа.
Свежие комментарии