На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Сурия Усманова: «Гаилә, балалар проблемаларын хатын-кызлар күтәрә»

Балалар һәм гаилә темасына бәйле программалар Дәүләт Советында кабул ителү ни өчен кирәк? 1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага депутат булып эшләгән еллардагы вазгыять турында сөйләде.

Җәмәгать эшлеклесе, активист Сурия Усманова белән тел, мәдәният һәм демография өлкәсендәге проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләшкән идек.

Язмабызның икенче өлешен тәкъдим итәбез.

«Программаны эшләү барышында да әкәмәт хәлләр булды»

– Дәүләт Советында беренче көннән үк эшкә керештем. Сайлаучыларыма «Татарстан балалары» дип аталган программаны эшләтеп, кабул иттерүгә ирешәчәкмен» дип вәгьдә биреп килдем бит. Ул программаны кабул иттерүнең ничек авыр булганын күз алдыма да китермәгән идем.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Парламентка 1995 елда сайландым. 1993 елда «Дети России» дип аталган федераль программа кабул иттеләр. Шуның нигезендә һәр төбәк үз программаларын эшләргә тиеш иде, шул исәптән, безнең республикада да. Кайбер төбәкләр 1991 елдан башлап программаларын кабул иткәннәр иде инде, мәсәлән Саха (Якутия), «Дети Прикамья» (Пермь крае), «Дети Псковщины» һ.б.

Шул документларны, бүтән төбәкләрнең программаларын тотып җитәкчеләргә бардым, «уйларбыз, карарбыз» дигән сүзләр генә ишеттем. Бар ышаныч депутатларга, ә алар бит – төрле өлкәләрдә эшләүчеләр, балаларга кагышлы проблемаларны белми... Иң элек «Татарстан Республикасында балаларның хәле турында мәгълүмат» документын эшләп, сессиядә депутатларга тараттым. Бу тема буенча Парламент тыңлаулары үткәрергә кирәк, дигән карар кабул итүгә ирештем.

Берничә тапкыр кече сессияләрдә чыгыш ясап, теманы пленар сессиягә чыгарырга һәм әзерләнү өчен аерым эшче төркем төзергә, дигән карар кабул итүгә ирешелде.

Пленар сессиягә әзерлек башланды: барлык шәһәр, районнар, ведомстволарга запрос җибәрдек, мәгълүмат җыйдык, документлар әзерләдек. Шул ук көнне бар депутатлар белән сөйләшеп, ситуацияне аңлаттым. Икенче көнне бик кызып, ярсып чыгыш ясадым, депутатлар аңлап, мине яклап, теманы пленар сессиянең көн тәртибендә калдырдылар. Пленар сессиягә чыгару – бер мәсьәлә, әле бит 100 депутатның бу мәсьәләне яклавы кирәк, аның өчен факт-документ күрсәтү мөһим.

Сессия башланыр алдыннан комиссия җитәкчесе бүлмәсенә чакырдылар. Бик озак бәхәсләшкәннән соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ренат Харис: «Проблема бик актуаль, сессиягә чыгарабыз», – дигән нәтиҗә ясады.

Тырыша торгач, 1997 елның 19 июнендә әлеге мәсьәлә сессиядә каралды, доклад белән чыгыш ясадым. Дәүләт Советы карарының 1 нче пункты – программа эшләү, 2 нче пункт – «Татарстанда гаилә сәясәте концепциясе»н эшләргә дип әзерләдем. Эшче төркем кабул ителгән документны яңадан карады, редакцияләде.

Шулай итеп, сессиядә карар кабул ителде, программаны эшләүгә җаваплы итеп, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты билгеләнде. Программаны эшләү барышында да әкәмәт хәлләр булды. Марат Бариев, Илдар Гыйльметдинов тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында гына ул эшләнеп бетте.

Дәүләт Советының 1998 елның 22 декабрендә үтәсе сессиядә төп мәсьәлә бюджет кабул итү булды. Сессиягә кадәр төзәтмәләр тәкьдим итү мөмкинлеге булды. «Татарстан балалары» программасына 370 млн акча кирәк, дип, шул сумманы сорап, төзәтмә керттем.

«Бар эшкә дә акча табасыз, балаларга табылмый, алар сездән башка гына дөньяга тумый бит!»

– Программаны кабул иткән вакытны һич онытасым юк: хәзер инде ничә еллар үткәч, депутатлар белән очрашканда да искә төшереп, көлешеп алабыз. Шундый көч түгеп, тырышып эшләгән программаны кабул итәргә бернинди дә шанс юк иде. Программага 370 млн акча кирәк. Шунысы бар: ул елларда республика бюджеты бик сай, бар акчалар бүленеп беткән... Бер генә мөмкинлек бар иде: депутатларның күңеленә хуш килә торган сүзләр табу. Ничек чыгыш ясарга, нинди сүзләр әйтергә дип, озак уйландым, киңәшләштем. Туфан абый Миңнуллинга да әйтеп карадым: «Башың бик яхшы эшли, уйлап кына тап», – диде. Бюджет кабул иткән вакытта, һәр депутат ничек итеп үзенең төзәтмәсен кабул иттерү турында гына уйлый.

Депутатлар каршында кызгандырып елап булмый, тиреләре калын – андый чыгышлар күп булды инде. Миңа бер генә юл калды, азрак шаярып, берничә җөмлә белән күңелләрен яулап алу.

Чыгышымда: «Хөрмәтле депутатлар! Мин – хатын-кыз, инде 4 ел сез ир-егетләр каршында балаларга акча сорыйм. Сез бар эшкә дә акча табасыз, балаларга гына табылмый. Балалар сездән башка гына дөньяга тумыйлар бит», – дидем. Искиткеч хәл булды, депутатлар бертавыштан программаны яклап тавыш бирде... Шул вакытта Рөстәм Нургалиевич миңа: «10 млн бирәм, бүтән юк», – диде. Мин берничә секунд уйлап тордым, 10 миллион бик аз тоелды, шул вакытта янда утырган шәһәр, район җитәкчеләре: «Сурия, риза бул, бюджетка керсен генә, аннан соң суммасын арттыралар», – диделәр. Нәкъ шулай булып чыкты да.

Берничә елдан бирелгән сумма 50 миллионга җитте, программа күп еллар финансланды. Программаны кабул иткәндә Дәүләт Советының карарына башка шәһәр, районнар үз программаларын төзеп, финансларга хокук бирә торган бик мөһим пункт керткән идек. Шулай итеп, ул программага дәүләт 370 миллион гына түгел, күп тапкырга күбрәк бирде.

«Республикада балалар һәм аналар үлеме кимеде – бу минем эшем нәтиҗәсе»

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2007 елгы коллегия материалларыннан: «2005-2007 елларга «Татарстан балалары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлекләре, бала табу учреждениеләре тормыш функцияләрен саклау өчен заманча аппаратура (яңа туган сабыйлар өчен үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары, кювезлар, наркоз-сулыш аппаратлары, неонаталь мониторлар, фототерапия лампалары, шприц-насослар, реанимация системалары, чыгым материаллары белән) нәтиҗәдә 2006 елда сабыйлар үлемен – 26,8 процентка, аналар үлемен 27,4 процентка киметүгә ирешелде (2004 ел белән чагыштырганда).

Бу – минем эшемнең нәтиҗәсе. Минем өчен иң зур бүләк, бик зур шатлык.

Минем тәкъдимнәр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 карары кабул ителде. Мәсәлән, 1998 елгы дефолттан соң, Татарстан Министрлар Кабинетының «Балаларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турында» карары кабул ителде. Законнарга һәм гамәлдәге программаларга (7 законга һәм 2 программага) төзәтмәләр кертелде.

Дәүләт Советында балалар мәсьәләләре буенча комиссиянең 18 утырышын уздырдым. Комиссия утырышларына иң кискен мәсьәләләрне чыгардым һәм бары тик мәсьәләне хәл итү максаты белән генә. Бу проблеманы җентекләп өйрәнеп, һәр мәсьәләне ныклап әзерләдем. 2 парламент тыңлауларын әзерләдем һәм уздырдым.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Мин керткән төзәтмә нигезендә иң авыр елларда, мохтаҗ гаиләләргә бушлай ризык (детское питание) бирелде. Ул елларда балалар ялын оештыру, акча табу зур проблема иде. Без, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр комитеты белән сөйләшеп, ул мәсьәләне сезон башланырга берничә көн калгач куя идек. Комиссиядә бик кызу бәхәсләр барды (балаларның ял сезоны ачылырга берничә көн генә калган, ә акча бирелмәгән).

Утырыштан соң журналистлар республиканы гөрләтте. Аеруча «Эфир» каналы журналистлары истә калган. Ул канал бик популяр иде: яшь журналистлар эшли, үзләре кыю, бик көчле сюжетлар әзерли иделәр. Гомумән, журналистларга балалар темасына аеруча игътибар белән караганга рәхмәтле идем. Алар безнең белән сессияләрдә көннәр буе утырды, безнең эшне яктыртырга дип билгеләнгән аерым журналистлар да бар иде. Мин сөйләгән вакыйгаларны журналистлар халыкка һәрвакыт җиткереп торды. Берничә репортажны тәкъдим итәм, алар язмаларында статистика мәгълүматларын да күрсәтте, сессияләрнең, комиссия утырышларының ничек үткәнен күз алдына китереп була.

Фото: © Сурия Усманова

«Татарстан балалары» программасы, Татарстан Министрлар Кабинетының «Балаларга социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында» һәм башка карарлар нигезендә балаларга бирелгән акчаларны санап караганым бар, якынча 1 млрд тирәсе.

Депутатлар үз округларында ай саен халыкны кабул итәргә тиеш булганлыктан, миңа бик күп кеше төрле мөрәҗәгатьләр белән килә иде. Халык күбесенчә торак мәсьәләләрен хәл итү, телефон куйдыру, бүтән шәхси проблемаларны хәл итәр өчен ярдәм сорады. Бу эш шулкадәр күп вакытны алды. Ярдәмгә ул вакытта Дәүләт Советының гражданнарны кабул итү һәм хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән Хәбир Иштирәков килде. Миңа килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүне үз өсләренә алдылар. «Без сезгә генә шулай ярдәм итәбез, балалар проблемаларын хәл итәргә вакытыгыз калсын», – дип әйтә иде Хәбир Газизович. Дәүләт Советы аппаратында искиткеч ярдәмчел, кешелекле, милли җанлы кешеләр күп иде.

Фото: © Сурия Усманова

Бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү өчен республикада аерым комитет булсын, дип, һәр шәһәр, районнарда бүлекләр оештырылсын, дип тырыштым. Җитәкчеләр белән очраштым, парламентта чыгышлар ясадым, хатлар яздым – нәтиҗәсе булмады. Минемчә, безнең республикада Парламентта да, хөкүмәт составында да гаилә, балалар белән эшләүче комитетлар булмады.

Чагыштыру өчен, Россиянең күп төбәкләрендә аерым комитетлар төзеп, бик уңышлы эшләделәр, аеруча «Женщины Саха (Якутия)» оешмасы тырышты.

Фото: © Сурия Усманова

«Гаилә, балалар проблемалары белән гел кызыксынам»

– Бар илләрдә – Европада, Азия илләрендә дә – балалар, гаилә проблемаларын хатын-кызлар күтәрә.

1990 елда Россиядә «Россия хатын-кызлары берлеге» төзелде. Бу оешма хәзерге көндә дә гаилә, балалар, хатын-кызларга кагылган проблемаларны хәл итүче төп оешма санала. Россиянең һәр төбәгендә аның бүлекчәләре бар.

Саха (Якутия) Республикасының хатын-кызлары оешмасы республикада гаилә, балалар проблемаларын хәл итү өчен Парламентта да һәм хөкүмәт структурасында да комитетлар оештырды. Саха (Якутия) Республикасы Президенты каршындагы Гаилә һәм балачак эшләре буенча Комитет 1998 елда оештырылды. Бүгенге көндә дә хөкүмәт структурасында Саха (Якутия) Республикасы Яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгы эшли, ә Парламентта 1990 еллар башыннан балалар проблемаларын хәл итүче Гаилә, балачак, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты булды.

Нәкъ менә шул комитетлар якут халкының рухын саклады, аларның төп эшләре гореф-гадәтләрне саклауга, милли аңны үстерүгә, тарихны белүгә юнәлдерелгән иде.

Бүгенге көндә якутларның саны 500 меңгә якын. Шул ук вакытта 200 мең якутның, милли киемнәр киеп, меңнәрчә чакрым юллар үтеп, милли бәйрәмнәренә килгәннәренә бездә аптырыйлар һәм сокланалар. 95 процент якутлар үз телләрен белә, соңгы елларда рус телендә генә сөйләшүче якутлар: «Без туган телебезне өйрәнергә, туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызны туган телдә тәрбияләргә тиеш», – дип тырышалар. Тиздән аларның 100 проценты үз телен беләчәк.

Шул комитетлар эшләгән закон, программалар, концепцияләрне санасаң – томнар булыр... Әлеге комитетның 2008 елда үткәргән кайбер чаралары белән танышырга мөмкин:

Фото: © Сурия Усманова

Интернетка кердем дә «Дети, Саха (Якутия) программасы» дип яздым: Якутиянең дәүләт программасы «Бала өчен гаилә» Россиядә иң яхшысы дип танылган, «Гасыр балалары» программасы 2022 елдан гамәлдә, Саха (Якутия) Республикасының «Арктика балалары» программасы, Якутиядә «Азия балалары» мәдәни программасы расланды, Якутиядә 2024 ел «Балачак елы» булды – «Балачак елы»ның төп чаралары планы расланды, дигән хәбәрләрне укыдым.

Нәкъ шул ук сүзләрне «Дети, Татарстан, программы» дип язгач, мин кабул иттергән «Татарстан балалары» программасыннан кала бернинди мәгълүмат тапмадым.

Фото: © Сурия Усманова

Соңгы елларда башка темалар белән шөгыльләнсәм дә, гаилә, балалар проблемалары белән гел кызыксынам. Демография проблемалары, бүтән төбәкләрнең бу өлкәдә алдынгы тәҗрибәләре хакында җитәкчеләргә һәрвакыт хатлар язып торам, докладлар да җибәрәм. Конференцияләрдә, форумнарда чыгыш ясыйм.

2013 ел, Төркия, хатын-кызлар форумы

Фото: © Сурия Усманова

Сез бүгенге көндә Республиканың Дәүләт Советында мин санап үткән проблемаларны күтәреп, хәл итәргә тырышкан хатын-кыз депутатларны күргәнегез бармы? Программа кирәк дип, берәр тапкыр депутатларның чыгышын ишеткәнегез бармы? Дәүләт Советының сайтына кереп карадым, мин киткәннән соң 25 ел буена балалар, гаилә темасына бер тапкыр парламент тыңлаулары да үткәрелмәгән, дип беләм. Ә парламент тыңлаулары – эшнең башы... Мин Дәүләт Советы Депутатларына «ник эшләмисез» дип әйтмим, чөнки алар бу өлкәдә эшләмәгәндер, проблемаларны белмиләр.

Шулай итеп, 1990 еллардан башлап, бүгенге көнгә хәтле республикада бу өлкәдә профессионал дәрәҗәдә эшләгән бердәнбер кеше мин дип уйлыйм. Шуңа күрә дә, сайлаулар алдыннан яңадан шул проблемаларны күтәрәм, сайлауларда катнашыгыз, халыкны саклагыз, демография проблемаларын хәл итегез, дим.

Дәвамы бар…

  • Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова: «Чистайда татарга кагылышлы 12 музей булуын телим!»
  • Сурия Усманова: «Чистайда ничә ел Татар мәдәни үзәген булдырырга тырышабыз, әмма ул юк»
  • Сурия Усманова телне саклау турында: «Бездә Якутиядәге эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде»
  • Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова: «Депутат булу бар ишекләрне ача»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх