На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Биш мәет табылды». Янгында үлгән гаилә башкалага бәйрәмгә килгән булган

17 июньдә Мәскәү өлкәсендәге Королев шәһәрендә янгында биш кеше үлгән. Алар бер көн алданрак Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән Россия көне бәйрәменә башкалага килгән булган. Удмуртия басмасы яза.

  • Төнге янгында биш кеше һәлак булган, икесе – балалар, дип язган идек.

Басма белешмәсе буенча, 3 һәм 7 яшьлек ике бала, 3 өлкән кеше фатир арендалый.

Йорт 1959 елда төзелгән. Биредә 57 яшьлек хуҗабикә дә яши. Иртән гаилә аэропортка китәргә һәм Ижевскига очарга тиеш була. Ләкин төнлә фаҗига була.

Төтен исен тоеп хуҗабикә уяна, ул кунакларын уята башлый, янгын сүндерүчеләр чакыра. Ләкин кунак гаилә уттан чыга алмый. Аларның мәетләрен коткаручылар таба.

Якынча белешмә буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыштан чыга.

«Көчәнеш сикерү сәбәпле, биредә яшәүчеләр идарәче компаниягә еш зарланган булган», диелә хәбәрдә.

Җинаять эше ачылган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх