На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Үсмер кызның ашказаны чәч белән тулган

Мәскәүдә яшәүче кызның ашказаны чәч йомгагына әверелгән. Аңа операция ясарга туры килгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Башкала табиблары «Рапунцель синдромы» дип аталган авырулы кызны коткарган. Аның организмында барлыкка килгән чәч йомгагы ашказанын бөтенләй тутырган диярлек.

16 яшьлек кызны Мәскәү балалар хастаханәсенә китерәләр.

Аның ашказаны турысында авырту була, коса, кикерә, ябыга. Тикшергәннән соң, аның эчәклек трактында трихобезоар булуы ачыклана. Бу – чәч йомгагы, ул бөтен ашказанын тутырырга, хәтта эчке кан китү китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге йомгак бала чәч очын чәйнәргә яратудан барлыкка килгән.

Трихобезоар кызның ашказанын бөтенләй диярлек һәм уникеилле эчәклеген басып алган. Аны алу өчен, корсак куышлыгын ачып операция ясарга туры килгән.

Хәзер баланы өенә җибәргәннәр. Ата-анасын баланы психологка күрсәтергә киңәш иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх