На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Шундый-шундый хәлләр! «Кычкырадыр: «...Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»

«Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектакле өчен ярты миллион сум акча таләп итәләр.

Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллаган.

Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча, Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен «Әкият» курчак театры әлеге җәмгыятькә 3 көн эчендә ярты миллион сум акча түләргә тиеш булып чыга. Җәмгыять шушы претензияне алган көннән Курчак театрына «Су анасы» товар билгесен кулланып билетлар сатуны һәм спектакль күрсәтүне тыя. Курчак театры тарафыннан закон бозу фактының дәлиле итеп 250 сумлык билет китерелә. Җаваплылыгы чикләнгән бәмгыять таләпләр үтәлмәгән очракта судка бирәчәге турында кисәтә. Шулай ук, җәмгыятьнең дәүләт учреждениеләренә хөрмәт белән каравы, алга таба аерым шартларда лицензион килешү төзү мөмкинлеге турында искәртелә.

ххх

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев бу проблеманы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәреп чыкты.

«Алар бары тик сүзләрне патентлаганнар һәм шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Безнең матди булмаган мәдәни байлыгыбызны теләсә кем алырга һәм үзләштерергә мөмкин», — диде ул.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова да, аны куәтләп, театрның хокукларын яклар өчен судка мөрәҗәгать итү кирәклеген әйтте.

Депутатлар да, Илгиз Зәйниевне куәтләп, Дәүләт Советының хокукый ярдәм күрсәтәчәген әйткән.

ххх

Менә шундый хәлләр. Җәмәгать, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 2008 елдан бирле күрсәтелеп килгән һәм берничә буын татар баласын үстергән «Су анасы» спектаклен күрсәтергә ярамый булып чыга. Тукай 1908 елда «Су анасы» әкият-поэмасын язган.»Әкият» курчак театры Тукай әкиятенә нигезләнеп Зиннур Хөснияр язган инсценировка буенча моннан 18 ел элек спектакль куйган. Театр тарихын барлый башласаң, хәзерге куелышы «Су анасы»ның беренче куелышы гына да түгелдер.

Кызык та, кызганыч та, ә бит Су анасында төп тема – урлашу. Әсәрнең нигезендә урлашма дигән фикер ята.

ххх

Интернетта «патент тролле» дигән төшенчә таптым. Бу патент дәгъвасы буенча махсуслашкан физик яки юридик затлар. Ягъни, патент сатучы, үзе җитештермәүче патент иясе була инде. Америка кебек илләрдә дә, бездә дә патентка бәйле судлар булып тора һәм кайсы як кына җиңсә дә, бу бик чыгымлы эш.

Бер яктан патент – авторлык хокукларын һәм уйлап табучының өстенлеген яклаучы һәм саклаучы. Патент – уйлап табучыларга мотивация, үз интеллектуаль табышы өчен реаль акчалар алу мөмкинлеге.

Ә икенче яктан патент – хокукларны якларга гына түгел, гамәлдәге законнарны бозмыйча гына легаль бизнеска һөҗүм ясарга да мөмкинлек бирә булып чыга. Чөнки патентка ия булучылар арасында патент предметын уйлап табуга бер катнашы булмаган, аны иҗат итмәгән затлар да бар, ни кызганыч.

Ләкин закон халык уйлап тапкан һәм гасырлардан гасырларга күчеп килеп җиткән фольклор персонажларына патент алырга рөхсәт итә. Сүз уңаеннан, Хуҗа Насретдин персонажын товар билгесе итеп теркәүгә гына ризалашмаганнар. Чөнки Хуҗа Насретдин ЮНЕСКОның Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелгән. Ә русларның Дед Морозы, татарларның Кыш бабае, удмуртларның Тол бабаена бәйле суд бәхәсләре турында интернеттан күпләп укый аласыз.

Безнең Шүрәлебезне (Шурале) дүрт оешма төрле МКТУ класслары буенча үзенә регистрацияләгән икән. «Национальные игрушки»дан тыш, «Дымовское колбасное производство» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Муста Ярви» ҖЧҖ.

Җаваплылыгы чикләнгән «Подарки оптом» җәмгыяте сиксәнләп товар билгесен үзенә теркәгән. Беренчесе 2011 елда булса, соңгысы быел җәй көне генә. Болар барысы да рус телендәге төрле фразалар. Мәсәлән, «күз ялтырап торсын өчен», «хатынга ял итәргә кирәк», «яхшы дуслар йолдыз кебек», «патшалар бүләге», «һәр секунд саен бәхетле бул» кебек фразалар бар. Русчасы әлбәттә. Биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе.

Ххх

Инде татар фольклор персонажларын «үз канаты астына алган» оешма белән танышыйк.

Белешмә: «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2024 елда гамәлгә куелган һәм быел 4 товар билгесенә хокукларны теркәгән.

Компания Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән рухланып, товар билгеләренә лицензияләр сату белән шөгыльләнә. Мәдәниятебезне таныткан уникаль һәм сыйфатлы продукция булдырып, милли символларны саклау һәм популярлаштыруны алар үз миссияләре дип саный – шулай язылган.

Хәзер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең СУ АНАСЫ, КАР КЫЗЫ, ШУРАЛЕ, КАМЫР-БАТЫР дигән товар билгеләре бар. Соңгысы 2024 елның 1 августында гына теркәлгән. Товар билгеләренең дүртесе дә 10 елга - 2034 елның 22 гыйнварына кадәр гамәлдә булуы каралган.

Товар билгесен теркәгәндә товарлар һәм хезмәтләрнең халыкара классификация (МКТУ) класслары була. Бу оешма теркәгән товар билгеләреннән, әйтик «СУ АНАСЫ» товар билгесенә 9, 21, 25, 28 һәм 41 класс буенча хокукларны тапшырганнар. 21 дигәнебез арасына табак-савыт (чәнечкеләр керми), тараклар, җыештыру өчен кирәк-ярак, пыяла, фарфор һәм фаянс эшләнмәләр һ.б. керә. 25нче класска кием-салым, аяк киеме һәм баш киеме керә. 28 дигәнебез уеннар һәм уенчыклар, видеоуеннар өчен аппаратлар, чыршы уенчыклары, спорт товарлары. 41 нче класска тәрбия, белем бирү, күңел ачу, спорт һәм мәдәни-мәгърифәти чаралар һ.б. керә.

Сайтта шулай ук «ГУСЬ В ТЮБЕТЕЙКЕ», «МИЛЛИ ЗИЛАНТ», «КАЗАНСКАЯ ЦАРИЦА» товар билгеләре дә күрсәтелгән һәм бу товар билгеләренә алардан лицензия алу мөмкинлеге әйтелгән. Документлары килеп бетмәгәнме икән – МКТУ класслары гына күренми.

Фирма сайтында 3600 сумга футболкалар һәм сувенир савыт-саба сатылуы турында язылган. Шулай ук күрсәтелгән товар билгеле агач пазллар да (бәясе 5300 сумга кадәр), 20 кешегә алып чыгып күрсәтә торган моноспектакльләр (160 мең сумга кадәр) дә бар. Моноспектакльләрнең инсценировка авторы, режиссеры һәм актер турында мәгълүмат таптадым.

Бүген мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты ата-ана гаризасы белән аз-маз гына укытылган заманда, татар баласының әдәбият белеме Тукай әкиятләре белән чикләнгән заманда без баладан шушы геройларны да тартып алабызмыни? Дәүләт курчак театры татар фольклор персонажларын спектакльләр аша сакларга тырыша, төрле маркетинг алымнары кулланып гаиләләрне татар спектакльләренә китерә. Хәзер шушы театр шундый хәлдә калганда без аны яклый алырбызмы? Театрыбызны һәм милли геройларыбызны яклау өчен берләшә алырбызмы?

Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Бу законнарның камил түгеллеген күрсәтә. Ничек инде халык авыз иҗатына патент алып булсын?! Бу бит инде театрлар бу әкиятләр белән эшли алмый дигән сүз. Законнарны камилләштерергә кирәк».

Язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «16 ел элек чыккан спектакльгә мондый дәгъва белдерү бернинди мантыйкка сыймый. Ни әхлакый, ни юридик кануннарга сыймый бит бу. Мин Тукай әсәренә нигезләнеп ул пьесаны язганда бу товар билгесе алучыларның эзләре дә булмагандыр, ул чагында әле алар еламыйча ашый да белмәгәндер. Мин автор буларак шулай дип әйттем! Бу мәгънәсезлек! Бу оятсызлык! Икенчедән, ул оригиналь пьеса түгел, театр соравы буенча Тукай мотивларына нигезләнеп язылган. Хәзер Тукайны судка бирикмени?! Бәлки, миңа Такташның «Мокамаена» товар билгесе алып Такташны бөтен Тамбов белән судка бирергәдер. Бу бик мәгънәсез яңгырый бит, әйеме?

Заманында «Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле» дип язган такмагым бар иде. Бер иптәш «Минем шигырьне урлагансың, сине судка бирәм», дип йөрде. Ә мин ул шигырьне аннан алдарак язганымны дәлилләдем – ул «Салават күпере»ндә басылып чыккан иде».

Филология фәннәре докторы, фольклорчы, әдәбият галиме Ким Миңнуллин: «Халык авыз иҗатын да үзләштереп буламы икәнни дигән сорау туа. Топонимика бар, җырлар бар, әкиятләр бар... тәртибен белмим, әмма моңа рөхсәт бирүче, документлаштыручы оешмаларның эш тәртибе ничек икән? Ни рәвешле хәл ителеп, ул кешеләрнең кулларына бу документлар ничек бирелә? Безнең бөтенләй фольклорсыз калуыбыз бар түгелме соң? Бу – бик күңелгә тия торган әйбер. Аек акыл белән кабул итеп бетереп булмый. Су аналары, Шүрәлеләр безнең милли байлык бит. Халык иҗаты бит ул гасырлардан гасырларга буыннардан буыннарга күчеп килгән рухи байлык. Ул әкият геройларыбыз милләтне башка халыкларга, дөньяга таныту юлларының берсе. Ничек инде аны кемдер үзләштерә ала?! Нигә андый вәкаләтләр бирелә? Моның бит чиге булмаска мөмкин. Ак бүре бар, башкалар бар... Халык күңелендә яшәгән бөтен әкият геройларын алып бетереп буламыни? Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Советы моны күтәреп чыгарга тиештер. Инде соң булмаса, бу мәсьәләне шаулатып күтәрергә кирәк».

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: «Су анасы, Шүрәлеләр – милли геройларыбыз, милли брендыбыз. Бу геройларга кагылып товар билгесе эшләүне мәгънәсезлек дип атыйм. Аңлап эшлиме икән алар, аңламыйча эшлиме? Су анасын бит алар уйлап тапмаган. Ул халыкныкы. Аны Тукаебыз шигъри әкият итеп язган. Ничек инде шуны үзеңә алып акча сорап була? Мин моны аңлап бетерә алмыйм, торган саен шаккатам. Милли режиссерларыбыз шушы геройларыбызны киләчәккә саклау ниятеннән спектакльләр чыгаралар. Ә кемдер үзләштерә... Ничек инде үзеңнеке булмаган әйберне шулай үзеңә алырга була? Шүрәле белән Су анасын ул иҗат итмәгән бит. Алар бик гөнаһлы эш эшлиләр дип уйлыйм. Мин шул фикердә».

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Бу бит коточкыч хәл. Бу – бик ямьсез күренеш. Адвокатлар яллап боларны бик кырыс җәзаларга кирәк. Безнең әкият геройлары – халык байлыгы. Бөтен халык җырларын алып, шулар өчен авторлык акчасы җыясы гына калды бит инде болайга китсә. Халык иҗат иткән геройларны, мифологияне ничек инде акчага әйләндереп була? Даһи алдарлар болар! Кемнәр бирә бу документны? Тере кешеләрме алар, әллә компьютермы? Компьютер булса, әле аңлап була, ә тере кешеләр моны эшли алуына ышанмыйм.

Мәдәният министрлыгы, минемчә, бу мәсьәләне үз кулына алып, судка җиткерергә тиеш».

Шагыйрь, балалар язучысы Лилия Гыйбадуллина: «Аңлап бетермәдем, әйтик, Тукайның «Су анасы», «Шүрәле»се өчен дә штраф түлисемени?! Татар халык авыз иҗатын кычкырып укырга да ярамый дигән сүз түгелме соң инде бу?! Көннәрдән бер көнне Шүрәле урманнан чыгып (булмас димә, әкәмәт заманда яшибез): «Мин Шүрәле» дисә, аңа да штраф чәпәрләрме? Мифик каһарманнарга, ияләргә дә ия табылгач инде... Кем саткан икән соң аларны? Ай белән Кояшны да патентлаштырып буладыр ул, әйеме?»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх