На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Миллиардерлар утырган суперяхта баткан мизгел видеога эләккән

Сицилия ярларында Bayesian суперяхтасы баткан. Бу вакытта көймәдә Британия мультимиллионеры Майк Линч һәм Morgan Stanley International директорлар советы рәисе Джонатан Блумер булган. Фаҗига мизгеле видеога эләккән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 19 августта иртәнге бишләр тирәсендә Палермо ярларында торнадолы шторм вакытында була.

Кадрларда яхтаның бик тиз су астына китүе күренә. Бату 2 минуттан да артык булмый.

Алты кешене, шул исәптән ике бизнесменны тапмаганнар әле.

Яхта хуҗасы – Линчның хатыны. Дүрт кеше, шул исәптән Линч үзе, һәлак булуы билгеле. 15 кеше котылган, алар арасында 1 яшьлек бала бар.

Яхта 57 метр тирәнлеккә төшеп утырган. Эзләүче водолазлар «иллюминаторлар аша мәетләр күргән». Алар баткан чакта каютада калгандыр дип фаразлана, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх