
«Миллиард.Татар» басмасы оештырган «Ел татары – 2025» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Финалистларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында игълан иттеләр. «Ел татары» исеменә кемнәр дәгъва кылуы турында тулырак «Интертат» язмасында.
«Ел татары» бәйгесе «Миллиард.Татар» басмасы тарафыннан 2023 елдан бирле уздырыла.
Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла. Җиңүчеләрне халык сайлавы буенча ачыклыйлар. Баштан «Миллиард.Татар» редакциясе экспертлар ярдәмендә аерым номинацияләр буенча исемлекләр төзи, шуннан соң әлеге исемлекләр халык хозурына – басманың социаль челтәренә чыгарыла, иң күп тавыш бирүчеләр үз номинациясендә җиңү яулый, соңыннан шулай ук тавыш бирү ысулы белән төп «Ел татары» ачыклана.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бәйге популярлаша бара»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәр ел бәйгедә катнашучылар саны артуын искәртте. «Безнең эш – аларга ярдәм итү, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү», – ди ул.
«Миллиард.Татар» проектының төп максаты – татар телен, тарихын, мәдәниятен популярлаштыру. Әлеге юнәлештә бүгенге көндә Татарстанда зур хезмәт башкарыла, күпләр акча өчен түгел, нәкъ менә күңел канәгатьлеге, милләтне таныту өчен эшли. Безнең эш – аларга ярдәм итү, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. Әлеге исемлеккә үз милләтен, телен, мәдәниятен яратучылар гына керә.
Шунысы куанычлы, һәр елны рейтингта күбрәк кеше катнаша, бер үк катнашучылар кабатланмый, үзгәреп тора. Ышанып әйтә алам: һәр татар әлеге исемлеккә эләгү турында хыяллана.
3 ел эчендә әлеге исемлеккә лаек булмаган кешеләр эләккәнен күрмәдек. Сайлау нәтиҗәләре һәрвакыт гадел була, елдан-ел әлеге бәйге популярлаша бара, бу да бик мөһим.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ел татары» бәйгесенең финалистлары:
- «Ел җыры» (эстрада) – Раил Арсланов «Син язмышым бүләге»
- «Елның алдынгы музыкаль проекты» – «Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале»нең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов
- «Ел спортчысы» – Ринат Фәхретдинов – UFC лигасында беренче татар көрәшчесе
- «Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы
- «Иң яхшы татар дизайнеры» – Солтан Салиев бренды
- «Елның иң яхшы татар спектакле» – «Без – кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
- «Иң яхшы татарча медиа проект» – «ZATATAR» подкасты
- «Иң яхшы һөнәрче» – «Tatar Ornament» – зәркән бизәнү әйберләре бренды, Резедә Әглиуллова
- «Иң яхшы тел проекты» – «Идел» үзәге оештырган «Татар яшьләре көннәре»
- «Татар өммәте каһарманы» – Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов
- «Безнең дусларыбыз» – Сочида «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы Андрей Алексеев
- «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов
- «Елның иң яхшы татар IT-проекты» – Агрегатор An object – Татар IT-проектлар
- «Төп татар кызы 2025» – «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова
- «2025 елның әһәмиятле вакыйгасы» – Мәктәпләрдә туган тел өчен «көрәш»
- «Ел уңышсызлыгы» – Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылуы
- «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рәхимә Хәйрова – Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы
- «Татарча маркетингының иң яхшы үрнәге» – «МТС» – татар песиләре төшерелгән буклет
- «Иң яхшы татар рестораны» – «Кыстыбый»
- «Иң актив яшь татар егете/кызы» – Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов
- «Кама аръягы ел татары» – Фирдүсә Әюпова – Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры
- «Ел музее» – Г.Тукайның Казандагы әдәби музее
- «Татар мәдәниятен популярлаштыручы ел проекты» – «Тархан» бәйгесе
Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары – 2025» – төп җиңүче билгеләнәчәк. Шулай ук тавыш бирү ярдәмендә «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүчене ачыклаячаклар. Халык сайлавыннан тыш, редакция экспертлары билгеләгән аерым номинацияләр бар. Аларны «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә төрле өлкәдәге экспертлар сайлап алачак.
Ел татары исеменә кемнәр дәгъва кыла?
Бәйгенең II этабы – төп җиңүчене ачыклау. Аны игълан ителгән финалистлар арасыннан сайлап алачаклар. 2025 елда «Ел татары» исеменә дәгъва итүчеләр:
1. «Ел спортчысы» – Ринат Фәхретдинов – UFC лигасында беренче татар көрәшчесе
2.«Иң яхшы татар дизайнеры» – Солтан Салиев
3.«Татар өммәте каһарманы» – Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов
4.«Безнең дусларыбыз» – Сочида «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы Андрей Алексеев
5. «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова
6. «Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рәхимә Хәйрова – Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы
7. «Иң актив яшь татар егете/кызы» – Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов
8.«Кама аръягы ел татары» – Фирдүсә Әюпова – Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры
9. «Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» – Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Йосыпов
10. «Иң яхшы һөнәрче» – «Tatar Ornament» – зәркән бизәнү әйберләре бренды, Резедә Әглиуллова
Ел татары номинациясендә бары тик аерым шәхесләр генә катнаша. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектлар, команда белән башкарылган чаралар гадәттә берничә кеше катнашында булдырыла, шуңа күрә алар әлеге сайлауда катнашмый.
Төп җиңүчене «Миллиард.Татар» басмасының «ВКонтакте» һәм «Телеграм» битләрендә ачыклыйлар, сез дә үз тавышыгызны бирә аласыз.
- Узган ел «Ел татары» исемен Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин яулаган иде. Экспертлар җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы һәм режиссер Фәрит Бикчәнтәевны сайлады, ә редакциянең махсус бүләген спортчы Алинә Заһитовага тапшырдылар.
Минем өчен әлеге җиңү бик көтелмәгән булды. Котлап шалтыраткач, баштан мошенниклар шалтырата дип тә уйларга өлгердем, мин бернинди дә бәйгедә катнашмадым, дидем. Ләкин барысын да аңлаткач, чиксез шатландым. Бу бик зур горурлык, шул ук вакытта җаваплылык та, – дип хисләре белән уртаклашты Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бу – материаль бәйге түгел, күңел өчен эшләнелә»
Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 декабрьдә Казан кирмәнендә узачак. Чарада төп бүләк – «Ел татары /ел татар кызы – 2025» исемен һәм махсус бүләк – пайцзаны (ханнар үз фаворитларын бүләкләгән кыйммәтле билге) җиңүчеләргә тапшырачаклар.
Әлеге бәйгедә җиңгән өчен без машина да, өй кирәк-яраклары да, сертификатлар да бирмибез. Җиңүчеләр диплом һәм сувенирлар белән бүләкләнә. Бу – материаль бәйге түгел, күңел өчен эшләнелә. Үзебезгә «Без моны нигә үткәрәбез соң?» – дигән сорау биргәнебез дә бар. Матур чара, диплом аша безнең рәхмәт әйтәсе килә. Әлеге бәйге башкаларга мотивация биргәнен аңлыйбыз. Бу аеруча Россия төбәкләреннән катнашучылар өчен мөһим, алар шундый рейтингка эләккәннәрен белгәч, бик шатланалар. Әлеге чара алар өчен аерым бер мотивация дисәм дә дөрес булыр, ә без әлеге матур күренешнең бер өлеше булуыбызга шат, – дип билгеләп үтте «Миллиард.Татар» редакциясе баш мөхәррире Арслан Минвәлиев.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии