На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

«Болгар кызлары» солисты Айгөл Зәйнуллина тормышында куанычлы вакыйга булган

«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина никах укыткан. Әлеге шатлыклы хәбәр белән аның апасы - Камилә Мифтахетдинова «ВКонтакте» сәхифәсендә уртаклашкан.

- Кадерле, яраткан сеңлем Айгөл белән Ленарны никах көне белән чын күңелдән тәбриклим!

Айгөл белән Ленарга чын күңелдән гаилә бәхете, үзара аңлашып яшәү һәм иминлек телим!

Шамил Мәчете, 2.02.2025, - дип язган Камилә Мифтахетдинова.

Яшь гаиләне котлап язучылар да бар: «Бәхетле, озын гомерле никах булсын!», «Бәхетләре гомерле, гомерләре озын булсын. Бәхетле булыгыз, бәхетле!», «Чын күңелдән котлыйм», - дигәннәр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх