На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фаҗига белән тәмамланган романтик кич – хатын-кыз саунада иренең кулында үлгән

Екатеринбургта саунада хатын-кыз иренең кулында үлгән. Туганнары фаразы буенча, хатын-кыз дәваланып бетмәгән гайморит аркасында вафат булган, дип яза «Shot» телеграм каналы.

41 яшьлек хатын-кызның туганнары сүзләренчә, кичә кич ир белән хатын сәламәтләндерү комплексына киткән. Анда бассейнлы фин саунасын арендага алганнар.

Шул рәвешле романтик очрашу ясарга булганнар.

Бер мизгелдә хатын-кызның хәле начарлана. Ире чабынган арада, ул суга чумып алырга була. Аннан соң ир кеше сәер тавыш ишеткән һәм хатынына таба борылган, ләкин хатын-кыз инде су төбенә киткән була.

Ир хатынын коткарырга ашыга, аны судан чыгара. Хатын-кызның авызыннан һәм борыныннан күбек киткән, ә аннары кан ага башлаган. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, ир-ат хатынын реанимацияләргә тырышып караган. Хатын-кызның тыны кысыла башлаган, һәм ул аңын югалткан. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче ул инде үлгән.

Якыннары сүзләренчә, хатын-кыз күптән түгел генә гайморит белән чирләгән. Температура кискен үзгәргәч, борыныннан кан киткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх