На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

«Барыр урын булмагач...» – Рамил Шәрәпов элек яшәгән урынына кайткан

Юмор остасы, артист Рамил Шәрәповның үзенең «тормышның төбеннән күтәрелүе», Казанга килгәч тә бик зур кыенлыклар аша узарга туры килүе турында күп тапкырлар сөйләгәне бар. Артист, шул чакларны еш искә алып, таныш урамнар буйлап атлаган.

«Таныш булыгыз, бу миңа бик тә якын урын – Бондаренко урамы, 8 нче йорт.

Казанга күченгәч, нәкъ шушы урында миңа 8 ел фатир арендаларга туры килде. Барыр урын булмагач... Йорт хыялда гына иде. Бөтен абынуларым, алга баруларым шушы урын белән бәйле. Мин бик рәхмәтлемен шушы урынга. Шушы фатирда минем балаларым тәпи киттеләр, мәктәпкә керделәр.

Һәрберсе якын – әбисе, бабасы, почмагы. Үткән саен шушы урамга туктыйм, хәл белешәм, үткәннәрне искә алам.

Без хәзер хыялыбыздагы йортта яшибез. Ни генә булмасын, рәхмәт сиңа, Бондаренко урамы», – дип сөйли юмор остасы, хисләргә бирелеп.

«Хыяллар тормышка аша! Аларны көтәргә түгел, алар өчен көрәшергә кирәк. Үз юлыгызны табыгыз. «Юк» дип әйтүчеләргә колак салмагыз. Бу дөньяда һәркемнең үз урыны бар, бары тик чигенмәгез. Мин моны үз мисалымда әйтәм», – дип тә киңәш итә Рамил Шәрәпов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх