Мин сиңа шалтыраттым, нигә җавап бирмәдең?» – дип сорама. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин телеграм-каналында шулай дип яза.
«Кемгәдер берничә тапкыр шалтыраттыгыз, әмма ул сезгә җавап бирмәде. Аннары шул кешене икенче көнне яки башка бер вакытны күргәч: «Теге вакытны шалтыраткан идем, нигә җавап бирмәдең?
» – дип сорамавыгыз хәерлерәк булыр.Чөнки бу сорау аша сез ул кешене, бәлки, ялган җавап бирергә мәҗбүр итәрсез. Ә ул, оялудан йә әдәп саклап, «күрмәгәнмен», «мәшәкатьле идем» дип акланырга тырышыр.
Ә бит һәр кешенең дә күңеленә авырлык төшкән вакыт була: сөйләшәсе килми, дөнья белән араны өзеп торасы килә...
Мондый халәттә кеше беркемне дә яратмаганга түгел, ә бары тик күңел хәле сөйләшергә әзер булмаганга җавап бирми. Шуңа күрә артык басым ясамагыз.
Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен истә тотыйк:
Әгәр анда [җавап кайтарачак] беркемне дә тапмасагыз, сезгә рөхсәт бирелгәнче анда кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез [керергә рөхсәтем юк]!» – дип әйтелсә, китеп барыгыз, бу – сезнең өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Аллаһ – ни кылганнарыгызны [бик яхшы] белүче.
«Ән-Нур» сүрәсе, 24:28
Яхшы уйда булыгыз. Һәр гамәлне хәерле якка юрагыз. Кешеләрне аңларга тырышыгыз!» – ди Зөлфәт хәзрәт.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии