На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Дөньядагы иң озын һәм иң кыска буйлы ике хатын-кыз очрашкан

Лондонда дөньядагы иң озын буйлы һәм иң кыска буйлы хатын-кыз очрашкан. Төрек веб-дизайнеры һәм Һиндстаннан актриса-блогер чәй эчә-эчә гәпләшкән, дип яза «Guinness World Records» сайтына сылтама белән «Российская газета».

Төркиядә яшәүче Румейса Гелджи бүген планетадагы иң озын буйлы хатын-кыз булып санала.

27 яшьлек кызның буе – 215,16 см. Аңа сирәк авыру – «Уивер синдромы» диагнозы куела. Бу авыру булганда гәүдә бик тиз үсә, һәм сөякләр деформацияләнә.

Шулай ук Румейсаның башка рекордлары да бар: ул – иң зур куллы, иң озын аркалы һәм иң озын колаклы хатын-кыз.

Ә дөньядагы иң кыска буйлы хатын-кыз – Һиндстанда яшәүче 30 яшьлек Джоти Амджи, аның буе – 62,8 сантиметр. Аның диагнозы – «ахондроплазия», ягъни сөякләр үсеше бозылу.

Аларның буйлары аермасы 152,36 сантиметр булса да, бу ике кыз тиз дуслашкан, бер-берсе белән тормыш тәҗрибәләрен уртаклашкан. Алар сүзләренчә, уртак кызыксынулары да байтак булган, мәсәлән, икесе дә мода, макияж, маникюр һәм төрле бизәнү әйберләре ярата икән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх