На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виталий Сорокин
    А чего не на Иврите? У нас же здесь Еврейская община, как я понимаю...😂145 млн сум өчен:...
  • Сергей Другов
    Что это за бредятинаАйдар Фәйзрахмано...
  • vasyn
    Какого чёрта на русскоязычном сайте язык папуасов?Сөйгәнең белән ин...

Прокурор Бөгелмә районының элекке башлыгыннан 121 миллионны дәүләткә кайтаруны таләп итә

Биектау районын судында Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловның Бөгелмә районының элекке башлыгы Линар Закировка дәгъвасы карала. Прокурор фаразынча, Линар Закиров җитәкче булып торганда гаҗәп баеган, бу байлыкны башлыкның хезмәт хакына гына туплау мөмкин булмаган. Хәзер шушы байлык – башта 60 миллион сум булган, хәзер инде 121 миллион сумга җиткән милекне дәүләткә кайтарырга телиләр, дип яза kommersant.

ru.

Прокуратура хәбәр итүенчә, бу әйберләрне Закиров үзе сатып алган, әмма алар барысы да якыннары (туганнан туганы, әнисе) исеменә теркәлгән. Туганнарының бу кадәр байлыкны сатып алырлык керемнәре шулай ук булмаган.

Башта прокуратура ике объект буенча дәгъва белдергән иде:

Бөгелмә һәм Мәскәүдә фатирлар;

Берлек авылында йорт һәм җир участогы.

Хәзер прокуратура Закировка бәйле яңа милекләр табылуын белдерде.

Сочидагы йорт һәм фатир – Закировның хатынының әтисе исеменә теркәлгән;

Porsche Cayenne автомобиле – хатынының әнисе исеменә рәсмиләштерелгән, прокуратура фикеренчә, бу машинада Линар Заикров үзе йөргән.

Суд, карар кабул итү өчен, өстәмә вакыт алды. Закиров суд утырышларында катнашмый, аны адвокатлары яллый. Башлыкның әнисе дә гаепләнүчеләр исемлегендә, ул да судка килмәгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх