На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Дмитрий Песков Владимир Путин туган көнен ничек бәйрәм иткәнен әйтте

Россия Президенты Владимир Путин туган көнен — 7 октябрьне — гадәттә якыннары белән үткәрергә һәм башка дәүләт башлыклары белән аралашырга тырыша. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. Әңгәмә Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында яздырылган.

«Әлбәттә, барлык кешеләр кебек үк, ул да туган көнен якыннары, танышлары белән бәйрәм итә. Әмма еш кына аның өчен бу «хезмәт бәйрәме» булып чыга, ягъни ул әлеге көнне үзенең коллегалары, башка дәүләт башлыклары белән аралашу өчен куллана. Бу шулай ук еш була», — дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.

Мәсәлән, еш кына 7 октябрь көнне Путинның БДБ илләре җитәкчеләре белән очрашулары үтә. Күп кенә чит ил лидерлары аны телефон аша котлый, диелә бу хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх